Кама кластеры командасы Россия Икътисади үсеш министрлыгының «Дөнья дәрәҗәсендәге инвестицияләрне җәлеп итү инновацион кластер-лидерлары үсеше» приоритет проектының Стратегик сессиясендә катнашты

2017 елның 10 апреле, дүшәмбе

2017 елның 5сеннән 9 апрельгә кадәр Мәскәүнең  «Вороново» ВШЭ НИУның уку үзәге базасында Россия Икътисади үсеш министрлыгының  «Дөнья дәрәҗәсендәге инвестицияләрне җәлеп итү инновацион кластер-лидерлары үсеше» приоритет проектының кластер-катнашучылары өчен Стратегик сессиясе булды.

Стратегик сессиядә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Кама инновацион территориаль производство кластеры» коммерция булмаган партнерлык» Ассоциациясе, «Нижнекамскнефтехим» ПАҖ, «Казан милли тикшерү техник университеты» ВО ФГБОУның Яр Чаллы филиалы, «Казан (Идел буе) Федераль Университеты» ВО ФГАОУның Яр Чаллы институты һәм Яр Чаллы шәһәре мэриясе вәкилләре катнашты.

Чара барышында инновация инфраструктурасы һәм технологияләрне коммерциализацияләү үсеше, экспорт һәм Халыкара хезмәттәшлек үсеше,  урта технологик компанияләрне җәелдерү һәм инвестицияләр җәлеп итү, кадрлар әзерләү системасын оештыру, технологик лидерлык тәэмин итү,  «якорь» предприятиеләре кластерлары эшчәнлеген модернизацияләү һәм реструктуризацияләү проектларын гамәлгә ашыру механизмнары каралды.

Сессиядә катнашкан кластер-лидерлар белән идарә командаларының эш нәтиҗәләре буенча Россия Икътисад министрлыгының «Дөнья дәрәҗәсендәге инвестицион җәлеп итү  инновация кластер-лидерлары үсеше» приоритет проектын алда гамәлгә ашыру буенча регионнарда төзелгән инновация кластерларының өлкә специализациясен исәпкә алып,  бердәм концептуаль тәкъдимнәр эшләнде .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International