Татарстанда үзмәшгульләр продукциясе ярминкәләренә ихтыяҗ арта

2024 елның 6 мае, дүшәмбе

Татарстанда Россия эшкуарлыгы көнендә, 24-26 майда, янә «Мин бит инде ул Татарстан» үзмәшгульләр продукциясе ярминкәсе узачак. Татарстан үзмәшгульләре арасында бушлай сәүдә урыннарына ихтыяҗ турында төбәкнең икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова сөйләде. 

«Бүген Татарстанда 316 меңнән артык үзмәшгуль граждан исәпләнә. «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында төбәк эш башлаучы эшкуарларга актив ярдәм күрсәтә, һәм бушлай продукция сату урыннарын оештыру – Татарстанның үзмәшгуль ярдәм чараларының берсе», - дип билгеләп үтте Наталья Кондратова. 

Ул «Мин бит инде ул Татарстан» брендының 2020 елда үзмәшгульләрнең җәйге ярминкәсе кысаларында барлыкка килүен искәртте. Ул үзендә һөнәрчеләр продукциясе кебек үк милли үзенчәлек йөртә һәм һәр үзмәшгульнең республика үсешенә зур өлеш кертүе турында сөйли.

Катнашу бушлай һәм үз товарларыңны сату күнекмәләрен камилләштерү өчен киң мөмкинлекләр ача. Үзмәшгульләр яңа сатып алучыларны таба, хезмәттәшләре белән файдалы элемтәләр урнаштыра һәм сатуда тәҗрибә туплый алачак.  

Ярминкәдә Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы һөнәри керемгә салым түләүчеләр катнаша ала. Моның өчен МСП.РФ цифрлы платформасында гариза бирергә кирәк.

Чара РФ Президенты инициативасы белән башланган «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Минем бизнес» үзәге тарафыннан оештырылган.

Ярминкәләрдә катнашу мәсьәләләре буенча киңәшләшергә һәм башка ярдәм чаралары турында «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия телефоны аша җентекләбрәк белергә мөмкин: +7(843)524-90-90. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International