МСП Бизнес-навигаторы эшмәкәрләре өчен мәгълүмат ресурсы үз эшен дәвам итә

2017 елның 24 марты, җомга

 «Кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше Федераль корпорациясе» Акционерлык җәмгыяте (МСП Корпорациясе) Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (Министрлык) белән берлектә   МСП субъектларын  закупкаларда катнашуын киңәйтүгә юнәлтелгән чараларын гамәлгә ашыруын дәвам итә.

МСП Корпорациясе  2016 елның сентябрендә МСП Бизнес-навигаторы – үз бизнесын ачарга яисә киңәйтергә теләгән эшмәкәрләр өчен мәгълүмат ресурсын эшләде.

МСП Бизнес-навигаторы Порталы бушлай Интернет-ресурс булып, аның ярдәмендә түбәндәгеләрне эшләп була:

-  бизнес сайларга;

- бизнес-план исәпләргә;

- кредит кайдан алырга һәм гарантияләр турында белергә;

- МСП яклау чаралары белән танышырга;

- арендага бина сайларга;

- зур заказчылар закупкалары белән танышырга;

- игъланнар һәм прайс-листлар урнаштырырга, шулай ук үз компаниясе профилен бастыруны тәэмин итәргә.

Болардан тыш, Бизнес-навигатор порталына  МСП субъектлары өчен  «ТАСС-Бизнес» бизнес-коммуникациясенең заманча онлайн-мәйданчыгы кулланылган бушлай сервислар кертелә , шулай ук МСП субъектларына   түбәндәге бушлай сервисларга керү мөмкинлеге бирелә:

- 15ләп параметр буенча контрагентларны тиз арада комплекслы тикшерү;

- закупкалар турында игъланнарны уңайлы эзләү;

- актуаль контактлар һәм үз компанияләре турында игъланнар урнаштыру;

- автоэзләү критерийлары буенча закупкаларны карап бару;

- контрагентларны, шул исәптән компания эше тәҗрибәсе, башкарылган контрактлар (килешүләр) турында белешмәләрне тикшерү;

- ТАСС икътисад яңалыклары тасмасын һәм Росстат материаллары, Россия Федерациясе Үзәк банкы һәм Россия ФНС интерактив макроикътисад хисапларын кертеп, актуаль мәгълүмат һәм аналитик яклау  алу.

Бизнес-навигатордан файдалану өчен кирәк:

- smbn.ru сайтына күчәргә;

- гади форманы тутырып, физик зат һәм МСП субъектлары сыйфатында теркәлү узарга.

МСП Бизнес-навигаторы порталында теркәлү турында җентекле мәгълүмат  Министрлык сайтының «Поддержка предпринимательства» бүлегендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International