Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин Зәй муниципаль район Советы утырышында катнашты

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

21 февральдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашында  өченче чакырылыш Зәй муниципаль район Советының 16нчы утырышы булды. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан  Совет утырышында  Татарстанда кече һәм урта бизнеска  дәүләт ярдәме чаралары, Зәй муниципаль районында урта һәм кече эшмәкәрлек торышы турында доклад белән министр урынбасары  Олег Пелевин чыгыш ясады.  Утырыш башланыр алдыннан депутатлар һәм чакырылучылар сәнәгать  предприятиеләре һәм эшкәртү өлкәсе оешмалары күргәзмәсе белән танышты.

Утырыш районның 2016 елда социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2017 елга эш юнәлешләре перспективалары турында видеоролик күрсәтүдән башланды.

 Төп доклад белән  Зәй муниципаль районы башлыгы Рәзиф Кәримов чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Премьер-министры  Илдар Халиков утырыш барышында, аерым алганда,   «Алабуга» аерым икътисади зонасы, Иннополис инновация шәһәре  һәм башка проектларга кыскача тукталып, Татарстанның 2016 ел икътисады һәм сәнәгате турында сөйләде.

«Зәй районы республика икътисадына лаеклы өлеш кертә, - диде Илдар Халиков. – 2016 ел нәтиҗәләре буенча муниципаль берәмлекләр үсеше рейтингында  Зәй районы 15нче урын алып, 2015 ел нәтиҗәләренә караганда, ике позициягә югары тора. Районның сәнәгать җитештерүе индексы 2016 елда 100,7% тәшкил итте. Башка база күрсәткечләре дә югары».

ТР Премьер-министры шулай ук Зәй районының «ИнноКам» Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры составына кергән республиканың алты районының берсе булуын аерым ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, район һәм шәһәр икътисадын үстерү өчен бөтен мөмкинлекләрне дә куллану мөһим.

Биредә, районда, Россиянең 40 зур электр станцияләренә кергән шәһәр төзүче предприятие – Зәй ГРЭСы кебек зур предприятиеләр бар.

Тәүлегенә 8 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртә торган «Зәй шикәре» заводы шулай ук  зур профильле мәйданчыкларның берсе дип билгеләде Илдар Халиков. Ул бу предприятиенең 2016 елда 4,6 млрд. сумм күләмендә продукция җитештерүен дә билгеләп узды.   

ТР Премьер-министры кайбер күрсәткечләрне күтәрү кирәклеген һәм үсеш нокталарын билгеләп, Зәй районының социаль-икътисади үсешендә позитив үзгәрешләрне күрсәтте.

Илдар Халиков чыгышы барышында Зәй районында  хәзерге хәлне төгәл аңлау барлыгына акцент ясады, шулай ук зәйлеләрнең потенциалының югары булуын билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International