2016 елда Татарстан Республикасында ВРП үсеше 102,5% тәшкил итте

2017 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының тулаем региональ продукты (ВРП)  2016 елда 1 трлн 944 млрд сум тәшкил итте, 2015 елга караганда үсеш 102,5%.  Бу хакта бүген Татарстан Республикасы икътисад министры  Артём Здунов   Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.  Чара  «УНИКС» КСК КФУ мәйданчыгында булды һәм  «Предприятиеләрнең инновацион үсеше – Татарстан Республикасы икътисадының конкурентлыкка сәләтлелеген арттыруның нигезе» темасына багышланды.

Бердәм утырышта Татарстан Республикасы Президенты  Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе  Фәрит Мөхәммәтшин, «Берләштерелгән Авиатөзелеш Корпорациясе» ПАО президенты Юрий Слюсарь, Внешэкономбанк рәисе урынбасары, «Моношәһәрләр үсеше Фонды» коммерция булмаган оешмасының күзәтү советы әгъзасы  Ирина Макиева, «Моношәһәрләр үсеше Фонды» коммерция булмаган оешманың генераль директоры  Илья Кривогов, интеллектуаль мөлкәт буенча  Федераль хезмәтнең җитәкчесе Григорий Ивлиев,  «Россия экспорт үзәге» региональ үсеш буенча идарәче директор Андрей Поляков,  «Ростех» ГК инвестицион эшчәнлеге буенча генераль директор урынбасары Дмитрий Леликов, Сәнәгатьне үстерү Фонды директоры урынбасары Юрий Шамков, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының сәнәгать сәясәте региональ департаменты директоры  Алексей Беспрозванных, РФ Икътисадый үсеш министрлыгының стратегик үсеш һәм инновацияләр департаменты директоры Артём Шадрин һәм башкалар катнашты.

Утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче затлар «УНИКС« КСК холлында урнаштырылган Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләре экспозициясе белән танышты.

«2016 елда Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре турында. Предприятиеләрнең  инновацион үсеше һәм эш активлыгын арттыру бурычлары турында» доклады белән Татарстан икътисад министры  Артем Здунов чыгыш ясады.

Ул 2016 ел нәтиҗәләре буенча республикада икътисадның барлык өлкәләрендә  тотрыклы  уңай  динамика  саклануын билгеләде.

Сәнәгать җитештерүе күләме  1 трлн. 966 млрд сум тәшкил итте, сәнәгать җитештерүе индексы – 103,6% (чагыштыру өчен 2015 елда сәнәгать җитештерүе күләме   1 трлн. 869 млрд. сум тәшкил итте, ИПП – 101,5%).

Төп капиталга кертелгән инвестицияләр күләме   658,5 млрд сум тәшкил итте, яисә 2015 ел бәяләре белән чагыштырганда 100%.    

2016 елда  2,4 млн кв. м торак мәйдан файдалануга тапшырылды, шуларның 367 меңе социаль ипотека программасы буенча. Төзелеш өлкәсендә башкарылган эшләр күләме  286 млрд сум тәшкил итте, яисә 2015 елга караганда 101,1%.  

Авыл хуҗалыгы продукциясе 2016 елда  238,6 млрд суммасында җитештерелде, яисә алдагы елдагыга  караганда  105%.

Артем Здунов утырыш барышында  2020 елга Татарстан Республикасында сәнәгать мәйданнары санын 100гә кадәр җиткерү планлаштырылуын хәбәр итте.  Хәзерге вакытта Татарстанда муниципаль дәрәҗәдә 62 сәнәгать мәйданы эшли, аларда 354 резидент үз эшчәнлеген алып бара,  6,6 меңнән артык эш урыны булдырылды. 2016 елда сәнәгать мәйданнары үсешенә федераль бюджеттан  328,3 млн сум җәлеп ителде һәм Татарстан Республикасы бюджетыннан 99,7 млн сумнан артык бүлеп бирелде.

 «Татарстан Республикасының  конкурентлыкка сәләтлелегенең агымдагы хәле һәм перспективалары турында» доклад белән ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов чыгыш ясады.

Шулай ук, «Камаз» ПАО инновацион үсешенең төп юнәлешләре турында предприятиенең  генераль директоры урынбасары Ирек Гомәров сөйләде. Район үсешенә бизнес өчен инфраструктураның йогынтысы турында доклад белән Татарстан Республикасы Кукмара районы башлыгы  Сергей Димитриев чыгыш ясады.

Тулаем алганда,  Рөстәм Миңнеханов коллегиянең бердәм утырышында 2016 елны бәяләп,  «нәтиҗәләр позитив» диде. Ул шулай ук Татарстанның икенче ел рәттән регионнарның инвестицион климаты торышы Илкүләм рейтингында  беренче урын алуын искә төшереп узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International