Яр Чаллыда «ЗАВОД «ПРОФТЕРМО» ЧҖЧның Ачык ишекләр көне булды

2017 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Яр Чаллыда Татарстан Республикасы Машиналар төзелеше кластеры әгъзасы -  «ЗАВОД «ПРОФТЕРМО» ЧҖЧның Ачык ишекләр көне булды.

Предприятие 2002 елда җиңел һәм йөк автомобильләренә автокомпонентлар җитештерү өчен детальләр һәм заготовкаларны профессиональ термик эшкәртү буенча хезмәтләр күрсәтү максатыннан оештырылган.

Предприятиенең төп казанышларының берсе булып үзләренең сыйфат таләпләре һәм ритмлы тәэмин итүләре белән танылган  «КАМАЗ» ПАО,  «АВТОВАЗ» ААҖ конвейерларын комплектлаучы һәм үзләренең әзер продукциясе белән тәэмин итүче предприятиеләр белән термик эшкәртү буенча хезмәтләр күрсәтүгә килешүләр төзү тора.

«ЗАВОД «ПРОФТЕРМО» ЧҖЧ сәясәте ил һәм чит илләр предприятиеләренең заманча техник карарларын һәм разработкаларын заманча куллануны исәпкә алып, иске техник җиһазларны максималь автоматлаштыру һәм энергоэффектив җиһазларга алмаштыру юлы белән технологик процессларны даими камилләштерү белән аңлатыла. Бу башкарылучы хезмәтләр үзкыйммәтен киметергә һәм аларның сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирә.

Чара кысасында коллектив куллану Үзәген – 2015 елда Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры үсешенә күрсәтелгән дәүләт ярдәме кысасында  сатып алынган  ион-плазма белән азотлаштыру һәм импульс-плазмада карбонитрирлаштыру җиһазларын тәкъдир итү булды. Җиһаз әйберләргә, деталь һәм инструментларга химик-термик эшкәртү уздырырга һәм шуның нәтиҗәсендә 400-600 С температурада өске катламны  азот белән диффузион капларга мөмкинлек бирә. Әлеге технология әйберләрнең ныклыгын һәм  шулай ук коррозияләргә каршы торучанлыгын сизелерлек арттыра. Шул чаралар кысасында Татарстан Республикасы Машина төзелеше кластеры әгъзалары өчен  куллануның ташламалы шартлары турында мәгълүмат һәм предприятиенең үсеш преспективалары турында доклад бирелгән.

Болардан тыш, «ЗАВОД «ПРОФТЕРМО» ЧҖЧның  Яр Чаллы  шәһәре ТОСЭР резиденты статусын алу мәсьәләсе каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International