2001 елның 8 августындагы «Юридик затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне дәүләт теркәве турында» 129-ФЗ Федераль законга ярашлы үзгәрешләр кертелде.
Үзгәрешләргә ярашлы рәвештә формаль яктан гамәлдә булмаган оешма сыйфатлары булган, әмма шул ук вакытта банкротлык турында эш кузгатылган юридик затлар ЕГРЮЛдан чыгарылмаячак. Мәсәлән, салым инспекциясенә электрон формада документлар киләчәк һәм ЕГРЮЛда түбәндәге мәгълүмат күренеп торачак:
- арбитраж судлардан - бурычлының банкрот дип танылуы турында определениеләр;
- банкротлык турында белешмәләр реестры операторыннан -банкротлык турында эш кысасында процедуралар үткәрелү турында белешмәләр.