Татарстан - "Балаларга өстәмә белем бирү системасының яңа моделе" проектын гамәлгә ашыруның "пилот" регионнарының берсе

2015 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының "Балаларга өстәмә белем бирү системасының яңа моделе" проектын гамәлгә ашыру өчен "пилот" регионнарның берсе булды. 

Бүген XIX Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында, бер яктан СИА һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, икенче яктан Татарстан Республикасы, Алтай крае һәм Ханти-Манси автономияле округы арасында хезмәттәшлек турындагы килешү имзаланды.

Килешүгә кул куяр алдыннан "Балаларга өстәмә белем бирү системасының яңа моделе" стратегик башлангычы презентацияләнде, проектны лидеры Марина Ракова тәкъдим итте.

СИА генераль директоры Андрей Никитин хәбәр иткәнчә, әлеге инициативага бүгенге көндә ихтыяҗ зур. Барысы да иртә һөнәри юнәлеш алуның мөһимлеген аңлый, әмма гамәлләрдә күпмедер килешмәгәнлек бар, гәрчә төбәкләр һәм зур компанияләр бу юнәлештә хәрәкәт итсә дә. А.Никитин сүзләренчә, балаларга өстәмә белем бирүдә бер якка авышу күзәтелә: нигездә бу музыка яки спорт түгәрәкләре ягына, ә инженер юнәлешләре бик аз. "Безнең бурыч - балансны тигезләү, балалар технопарклары челтәрен булдыру", - дип белдерде ул. Әлеге инициатива пилот төбәкләрдә сынала, ә алга таба федерациянең башка субъектларында да кулланылачак.

РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов искәрткәнчә, бүгенге көндә илдә өстәмә белем бирү системасы дәүләт җаваплылыгында, билгеләнгән бюджеты бар. Аның сүзләренчә, 2015 елда дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган секторлар үсеше өчен мөмкинлекләр бирүче карарлар кабул ителәчәк, дустанә мохит оештырылачак.

Аннары СИА һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы арасында инициатива кысаларында хезмәттәшлек итү турындагы килешү имзаланды, документка СИА генераль директоры Андрей Никитин һәм РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов кул куйды.

Регионнар ягыннан килешүне Алтай крае губернаторы Александр Карлин, Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Ханти-Манси автономияле округы губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Наталья Комарова имзалады.                         


ТР Президенты Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International