Стратегия 2030 буенча фикер алышулар кысаларында Татарстан Республикасының пространство үсеше сораулары каралды

2015 елның 30 гыйнвары, җомга

2015 елның 29 гыйнварында Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында  2030 ел чорына кадәр Татарстан Республикасы Социаль-икътисадый үсеше стратегиясенең беренче редакциясен тикшерү буенча «Татарстан-2030» проектын эшләүчеләр белән очрашу оештырылды.

Көн тәртибендә – Татарстан Республикасының пространство үсеше буенча стратегик планлаштыруны тикшерү.

Горький тимер юлларының Казан территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Александр Черемнов тимер юлларны реконструкцияләү өлешендә Стратегиягә карата үз тәкъдимнәрен һәм фикерләрен белдерде, һәм ул шулай ук «Татарстан-2030» проектын эшләүчеләрнең «Мәскәү – Казан – Екатеринбург»  югары тизлекле тимер юл төзелешенә кагылышлы сорауларына җавап бирде.

Тәкъдимнәрегезне һәм фикерләрегезне «Татарстан-2030» проекты сайтына юлларга була: http://tatarstan2030.ru.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International