Татарстанда бизнес өчен «МХО ярдәм итү» ташламалы гарантия продукты эшләнде

2024 елның 9 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасының Гарантия фонды «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «МХО ярдәм итү» ташламалы гарантия продуктын эшләтеп җибәрде.  

Хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә (МХО) катнашу өчен контракт буенча хәрби хезмәткә юлланган Татарстан эшкуарлары поручительлек рәвешендә дәүләт ярдәменнән файдалана ала.  

«МХО ярдәм итү» продукты буенча Татарстан Республикасы Гарантия фондыннан поручительлекнең максималь суммасы 3 млн.сум тәшкил итә, поручительлек күләме – кредит суммасының 60% кадәр. Шул ук вакытта бүләкләү буенча ставка теркәлгән һәм поручительлек суммасыннан еллык 0,5%  тәшкил итә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Гарантия фонды финанс оешмасы нәтиҗәсе буенча тотрыклы финанс хәленә ия булган, әмма җитәрлек залог тәэмин ителеше булмаган эшкуарларга заем финансларын (кредит, заем, лизинг, банк гарантиясе) рәсмиләштергәндә поручительлек бирә.

Татарстан эшкуарлары Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында гариза бирә, үз бизнесларын гарантия ярдәме алу шартларына туры килү-килмәвен тикшерә һәм ташламалы программалар турында тулырак белә ала, телефоннар: +7(843)293-16-94, +7 (903) 061-40-18, шулай ук Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55 йорт адресы буенча Фондның үзенә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Татарстан Республикасында эшкуарларга ярдәм итү Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы үсеш институтлары тарафыннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International