Татарстанда партнерлык буенча яңа финанс продуктлары кертелә

2024 елның 29 марты, җомга

Республикада партнерлык (ислам) финансларын гамәлгә ашыру кысаларында эксперимент буенча системалы эш алып барыла. Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанда эшли башлаган партнерлык финанслары буенча яңа финанс продуктларын тәкъдир иттеләр.  

Партнерлык финанслары турындагы законны кабул итү халыкның һәм бизнесның ислам финансларына өстәмә кызыксынуын стимуллаштыра, партнерлык финанслары инструментларын кулланып килешүләр саны 2 тапкыр арткан.

ТР икътисад министры урынбасары Роман Әмирханов партнерлык финанслары буенча эксперимент узган елның сентябрендә, шул исәптән Татарстанда да, башланды, дип искәртте. Республикада банклар, югары уку йортлары, руханилар һәм экспертлар белән берлектә алты төп юнәлеш буенча чаралар планы төзелгән.

Бу юнәлешләр арасында: халыкның финанс грамоталылыгын арттыру, белгечләр әзерләү, экспериментны гамәлгә ашыруны мониторинглау һәм механизмны камилләштерү буенча тәкъдимнәр эшләү, базарны үстерү, инвестицияләр җәлеп итүгә ярдәм итү һәм халыкара хезмәттәшлекне киңәйтү.

Бүгенге көндә РФ Үзәк банкы реестрында 13 оешма тәкъдим ителгән, шуларның 10сы – республика оешмалары, моннан тыш, республикада Сбербанк зур эш алып бара. Тагын биш оешма Россия Банкына гариза җибәргән, тагын 3 катнашучы документация әзерли.

Татарстан Республикасы Гарантия фондының икътисад һәм финанслар буенча директор урынбасары Рәсим Усманов «ДАМАН» гарантия продукты турында сөйләде. Продукт буенча Татарстан Республикасы Гарантия фондыннан поручительлекнең максималь суммасы 50 млн.сум тәшкил итә, поручительлек күләме – кредит суммасының 50% кадәр.

Ак Барс Банк вәкилләре эшкуарлар өчен ислам продуктларын тәкъдим итте: ислам исәп-хисап счеты, бизнес-карта һәм ислам факторингы. Ислам факторингы бурыч формалаштырмыйча, партнерлык принципларында эшли һәм эшкуарларга касса аермасы проблемасын хәл итә.  

ТР Дәүләт заказы агентлыгының төбәк үсеше хезмәте җитәкчесе Станислав Шеботнев ислам финанслаурынормалары буенча сәүдә мәйданчыгын тәкъдим итте, бу – махсус электрон сәүдә мәйданчыгы, аның структурасында махсус органнар (шәригать шурасы, шәригать контролеры һәм шәригать суды) һәм партнерлык (ислам) финанслары принципларына туры килгән сәүдә системасы бар. Җиткерелгән товар өчен ислам хисап счетларына гына исәп-хисап башкарыла. Моннан тыш, җиткерелгән товар өчен бүлеп түләүне күздә тоткан «Мурабаха» килешүен төзү мөмкинлеге дә билгеләнгән.

Тәкъдим ителгән барлык финанс продуктлары Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голамәләр шурасы тарафыннан хупланган һәм шәригать нормаларына туры килә.

Спикерлар әйтүенчә, партнерлык финансларының яңа финанс продуктлары базар бәясенә ия, ягъни традицион финанс продуктлары белән тигезләнгән.

ТР Икътисад министрлыгы каршындагы партнерлык финанслары бүлеге җитәкчесе Руслан Хәлиуллин хәбәр иткәнчә, халыкны мәгълүматлаштыру һәм потенциаль клиентлар белән максатчан адреслы эшләү өчен республика руханилары һәм базарда катнашучылар белән берлектә  Бердәм портал оештыру турында карар кабул ителгән, ул мәгълүмати өйрәтү материалларын һәм базарда катнашучыларның тәкъдимнәрен бердәм цифрлы киңлеккә берләштерәчәк.

Шулай ук матбугат конференциясендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голамәләр шурасы әгъзасы Булат Мөбарәков чыгыш ясады. ул финанс продуктларына карата шәригать контроле турында сөйләде.

Исегезгә төшерик, 2023 елның 1 сентябреннән Татарстанда, Башкортстанда, Дагыстанда һәм Чечняда партнерлык (Ислам) финансларын кертү буенча ике еллык эксперимент башланды. Тиешле закон узган елның августында кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International