Татарстанда бизнесны тикшерүләр саны 4 тапкырга кимегән

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

20 мартта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында ведомствоның Телеграм-каналы мәйданчыгында Татарстан Республикасында эшкуарларны тикшерүгә мораторийны гамәлгә ашыруга багышланган туры эфир булды. Туры эфирда ТР Икътисад министрлыгы, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре чыгыш ясады. Эфир кысаларында спикерлар бизнеска административ басымны киметүнең мөһимлеге турында фикер алыштылар.

ТР икътисад министры урынбасары Роман Әмирханов Икътисад министрлыгының хокук бозуларны кисәтү һәм кертелгән мораторийны исәпкә алып бизнеска административ басымны бетерү буенча контроль органнары белән берлектә эшләве турында сөйләде. 

«Административ басымны һәм бизнес өчен киртәләрне киметү республиканың барлык дәрәҗәдәге хакимият өчен өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Мораторий кысаларында хокук бозуны кисәтүгә басым ясала, ә җәзага түгел. Компанияләр үзләренең төп бурычларына игътибар итә, контроль органнары тарафыннан артык басымсыз өзлексез эшләүне тәэмин итә алалар», – дип билгеләп үтте Роман Әмирханов.

Татарстанда узган ел нәтиҗәләре буенча мораторий кертелү нәтиҗәсендә бизнесны тикшерүләр саны дүрт тапкыр кимегән. Россия Хөкүмәте бизнесны тикшерүгә мораторийны 2024 ел ахырына кадәр озайтты. Эшкуарларга күзәтү профилактик визитлар формасында алып барыла, анда нәтиҗәләр мәҗбүри күрсәтмәләр түгел, ә киңәшләр генә булып тора. Эшкуарлар инспекторларны дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша чакыра ала. Шулай ук профвизитлар дистанцион рәвештә «Инспектор» мобиль кушымтасы аша да үткәрелергә мөмкин.

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгының беренче урынбасары Илфарт Сафиуллин үткәрүдән баш тартырга ярамый торган тикшерүләрне уздыру һәм судка кадәр шикаять итү ярдәмче системасына кергән мөрәҗәгатьләрне карау практикасына бәйле мәсьәләләргә тукталды.

Эшкуар заявкасы буенча профилактик визит үткәрү практикасы, «Инспектор» мобиль кушымтасы кебек дистанцион хезмәттәшлек чараларын куллану турында тулырак мәгълүматны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкиле Татьяна Хәбибуллина җиткерде. Мобиль кушымтаны куллану контрольлектәге кешеләргә кирәкле мәгълүматны оператив тәртиптә җиткерү мөмкинлеген бирә.

Мораторий кертү «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектының максатларына ирешүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International