Татарстан укучыларын финанс грамоталылыгы һәм эшкуарлык буенча олимпиадада катнашырга чакыралар

2024 елның 11 марты, дүшәмбе

Олимпиадада катнашу өчен сайтта теркәлергә яки Учи.ру платформасыннан логин һәм пароль белән керергә кирәк.

1-9 сыйныф укучылары өчен онлайн-олимпиада Учи.ру белем бирү платформасында уза. Мәктәп укучылары файдалы финанс гадәтләрен формалаштырырга, эшкуарлык нигезләре белән танышырга өйрәнәчәкләр. Олимпиадада 31 мартка кадәр теләсә кайсы көнне бушлай катнашырга мөмкин.

2023 елда Татарстаннан 47 меңгә якын укучы олимпиадада катнашты инде.

Быел укучылар акцияләрнең облигацияләрдән нәрсә белән аерылып торуын, финанс максатларын ничек куярга һәм аларга ничек ирешергә, кертемнәрне дөрес сайларга, милек буенча финанс яклавын ничек алырга һәм көтелмәгән зыянны ничек капларга икәнен аңларлар. Аларга шәһәр төзергә, экологик җитештерү бизнесының билгеле бер үсеш дәрәҗәсенә һәм табышлылыгына ирешергә туры киләчәк. Алдау юлы белән акча алырга тырышкан мошенникларның гамәлләренә ничек дөрес җавап бирергә дигән сораулар каралачак.

Җыелган баллар санына карап, катнашучылар диплом, грамота яки сертификат алачак. Бүләкләр шәхси кабинетларда булачак.

Олимпиаданы оештыручылар – Россия Банкы, Россия Финанс министрлыгы, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы һәм «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты бурычларына туры китереп, белем бирү платформасы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International