Оператив штаб, Икътисад министрлыгы коллегиясе һәм Дәүләт Думасының профильле комитетының уртак утырышы кысаларында берничә килешү имзаланды

2024 елның 16 феврале, җомга

Бүген Татарстан Республикасында социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча Оператив штабның, ТР Икътисад министрлыгының киң вәкиллекле һәм Дәүләт Думасы Икътисадый сәясәт комитетының уртак утырышы кысаларында берничә килешү имзаланды.

Шулай итеп, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Россия экспорт үзәге» АҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Россия экспорт үзәге» АҖ генераль директоры Вероника Никишина кул куйдылар.

Шуннан соң Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән «Инжиниринг һәм инновацияләргә ярдәм үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Имзаларны Татарстан Рәисе һәм «Инжиниринг һәм инновацияләргә ярдәм үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Павел Дворниченко куйды.

Моннан тыш, СИБУР составына керүче «Алабуга» махсус икътисадый зонасы һәм «Казаноргсинтез» арасында «Северные ворота» индустриаль паркын булдыру буенча килешү һәм ниятләр имзаланды. Имзаларны «Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һәм «СИБУР-РТ» АҖ генераль директоры Айрат Сафин куйды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International