Казан гаилә иҗаты студиясе күпбалалы гаиләләргә мәктәпкә әзерләнергә ярдәм итә

2023 елның 22 ноябре, чәршәмбе

Мария Калашникова – Татарстан Республикасыннан социаль эшкуар. Кыз гаилә иҗаты студиясе проектын үстерә, ул балаларны укырга өйрәтә һәм күпбалалы гаиләләргә мәктәпкә түләүсез әзерләнергә ярдәм итә.

Студия төрле юнәлешләр буенча  – балаларның иртә үсешеннән алып мәктәпкә әзерлек курсларына, чиста язу һәм уку күнекмәләренә кадәр – 1 яшьтән 10 яшькә кадәрге балаларны үстерү белән шөгыльләнә. 

2022 елда студияне оештыручы «Минем бизнес» үзәгеннән социаль эшкуарлар өчен укулар узды һәм 200 мең сумнан артык акчалата грант алды. 

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан ярдәм күрсәтелде. Грант акчалары һәм социаль юнәлешле бизнес алып бару буенча алган белемнәре ярдәмендә Мария студиянең икенче филиалын ача, шулай ук балаларны укырга өйрәтү өчен өстәмә бина җиһазландыра. 

«Грант ярдәмендә без арендага алынган мәйданны киңәйттек, укучылар саны да 2 тапкырга артты», – дип уртаклашты Мария Калашникова.

Мария студиянең социаль проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгәнлеген сөйләде. 

«Без мәктәпкәчә яшьтәге балаларда укуга кызыксыну кимү, мәктәпкә керер алдыннан балаларда уку күнекмәләренең формалашмавы проблемалары, шулай ук күпбалалы гаиләләрдәге балалар өчен сыйфатлы белем алуны арттыру белән эшлибез», – дип билгеләп үтте эшкуар.

Мәсәлән, студия күпбалалы гаиләләрдәге балалар өчен бушлай уку курслары оештыра. Хезмәт бик кирәкле. Ихтыяҗ студия мөмкинлекләреннән артык. 

Дөрес укырга өйрәнергә теләгән балалар саны узган ел белән чагыштырганда 2 тапкырга арткан. Хәзер студиядә 170 бала укый.

Исегезгә төшерик, социаль КУЭ субъектларына ярдәмне РФ Президенты инициативасы белән «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Минем бизнес» үзәге гамәлгә ашыра. 8(843)524-90-90 кайнар линия номеры буенча Татарстан Республикасы территориясендә бизнесны үстерү мөмкинлекләре турында тулырак белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International