Мидхәт Шаһиәхмәтов: Татарстанда агымдагы вакыйгалар белән бәйле хәвеф-хәтәрләрне киметү буенча чаралар планы эшләнде

2020 елның 13 марты, җомга

Татарстан Хөкүмәте тарафыннан агымдагы вакыйгаларга бәйле хәвеф-хәтәрләрне киметү буенча чаралар планы әзерләнгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, План тиз арада йогынты ясарга, тискәре тышкы икътисадый конъюнктура шартларында икътисадый һәм социаль тотрыклылыкны тәэмин итүгә һәм башкарма хакимият органнарының, җирле үзидарә органнарының һәм республика предприятиеләренең координацияләнгән хезмәттәшлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Якын арада документ расланачак.

«План нигезендә, икътисадның реаль секторында тотрыклы эшне тәэмин итү максатларында без предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә оператив мониторинг ясарга керештек. Предприятиеләр тарафыннан фактик гына түгел, фаразланган мәгълүмат та җиткерелә, аннан чыгып агымдагы вәзгыятькә бәя биреләчәк һәм тиешле карарлар кабул ителәчәк. Моннан тыш, шул исәптән республиканың муниципаль берәмлекләрендә дә,  баланс комиссияләре утырышларын уздыру активлаштырыла», – дип сөйләде министр. 

Шулай ук оператив мәгълүмат бирү һәм Татарстан Республикасы предприятиеләренең федераль ярдәм программаларында катнашуын оештыру эше дә алып барыла, федераль хакимият органнары белән берлектә, шул исәптән импортны алыштыру буенча да, ярдәм итүнең яңа формалары эшләнә.

Аерым алганда, Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү программасы буенча республиканың ярдәм чаралары анализлана. Агымдагы вәзгыятьтән чыгып, кирәк булганда, ярдәм итүнең турыдан-туры финанс инструментларын киңәйтү өлешендә төзәтмәләр кабул ителәчәк.

Министр билгеләп үткәнчә, азык-төлек товарлары базарының торышына оператив йогынты ясау һәм социаль әһәмиятле товарларга бәяләр үсешен тизләтүне чикләү чараларын күрү өчен, төп азык-төлек товарлары бәяләренә атна саен мониторинг һәм контроль алып барыла. Соңгы мониторинг нигезендә, бәяләрнең кискен үзгәрүе күзәтелми.

Республика халкын арзан бәяләрдән азык-төлек товарлары белән тәэмин итү һәм базарны авыл хуҗалыгы продукциясе белән баету максатларында, кирәк булганда, авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздыру активлаштырылачак, аларда, нигездә, җирле товар җитештерүчеләр товарлары тәкъдим ителә.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлеге, Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы бүлеге тарафыннан социаль түләүләрне вакытында башкарылуына контрольлек көчәйтелде.

«Җирле үзидарә органнары, халыкның мәшгульлек үзәкләре һәм предприятиеләр белән берлектә эшләүне тәэмин итү өчен, Татарстан Республикасының төп оешмаларында хезмәт хакы дәрәҗәсе, тулы булмаган эш атнасына күчерү һәм кыскарту очраклары өлешендә социаль хәл буенча атна саен мониторинг кертелә. Республика бюджетының баланслылыгын тәэмин итү максатында, салым түләүләрен контрольдә тоту гамәлгә ашырыла», – дип ассызыклады Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Шулай итеп, республикада, кирәк булганда, вакытында һәм оператив чаралар күрү өчен, икътисадый һәм социаль өлкәләрдәге хәлләрне мониторинглау һәм контрольдә тоту буенча координацияләнгән эш оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International