Татарстанда үзмәшгульләр өчен 500 «портфель» уйнатылачак

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды эшкуарга үз эшен башлап җибәрү һәм үстерү өчен кирәкле хезмәтләр җыелмасын үз эченә алган «үзмәшгульлек портфеле» н булдырды.

Аерым алганда, портфельга ия булганнарга ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы белгечләре партнерлар эзләү һәм алар белән үзара хезмәттәшлек буенча юл картасын төзергә ярдәм итәчәк, «Стратег» юридик ширкәте хезмәткәрләре исә юридик затлар белән эшләү буенча 2 килешү әзерләүдә бушлай ярдәм күрсәтәчәк. Портфель шулай ук үз эченә «Ак Барс Страхование» сертификатлары җыелмасын, AirSMB.ru сайтлар конструкторында үз сайтыңны төзү, Y-Card типографиясендә полиграфия булдыру, «Шәхси бренд» дип исемләнгән OneStudio фотосессиясен, Event Networking Club оештырган белем бирү бизнес-чарасына ташламалы катнашуны ала. Моннан тыш, портфельгә «Без воды» контент-агентлыгыннан SMM-алга этәрү буенча кереш дәрес, Wildberries маркетплейсында сатулар алып бару буенча ябык уку курсыннан кулану мөмкинлеге, 2ГИСта реклама керә. Акчалата чагылышта аның бәясе 51,5 мең сумга тиң.

Портфель атналык ярыш нәтиҗәләре буенча бушлай бирелә. Уйнатуда катнашу өчен delustart.ru сайтында гариза бирергә кирәк. Бу статуста 2019 елның декабреннән бирле теркәлгән үзмәшгульләр дә бу портфельгә дәгъва кыла ала. Исәпкә куелу турындагы таныклыкның күчермәсе портфель алу өчен гариза белән бергә бирелә. Әлегә Фондта шундый 500 портфель уйнатырга исәпләнә. Аларны Казан ш., Петербург ур., 28 йорт адресы буенча урнашкан Эшкуар йортында тапшырачаклар.

Салым органнары мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә 59 меңнән артык татарстанлы үзмәшгуль сыйфатында теркәлгән, башка төбәкләрдән тагын 5 меңгә якын кеше республикабызны яңа салым режимы буенча эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару өчен сайлаган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International