Икътисад министрлыгы Яр Чаллы шәһәренең кече инновацион ширкәтләре өчен семинар үткәрде

2019 елның 9 августы, җомга

Бүген Яр Чаллы шәһәрендә югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы мәйданчыгында Фәнни-техник өлкәдәге оешмаларның кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фондының кече инновацион ширкәтләр арасында популярлаштыру темасына семинар-киңәшмә узды.

Чарада Яр Чаллы шәһәренең югары технологияле кече компанияләре катнашты, алар арасында Яр Чаллы ИТ-паркы резидентлары, «КАМАЗ» ГАҖ автогигантының кече компанияләре һәм башкалар бар иде.

Семинарда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Индира Киреева мөрәҗәгать итте, ул инновацияләргә ярдәм итү фонды линиясе буенча тәкъдим ителгән механизмнарны һәм ярдәм чараларын активрак кулланырга өндәде.

Семинарда шулай ук Татарстан Республикасында инновацияләргә ярдәм фондының региональ вәкиле дә катнашты, ул ярдәм итүнең төп программаларын тәкъдир итте, кызыксындырган сорауларга җавап бирде һәм гаризаларны сыйфатлы әзерләү буенча киңәшләр бирде.

Исегезгә төшерәбез, Фонд, фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләнмәләрен гамәлгә ашыру өлешендә дә, инновацияләрне коммерцияләштерү өлешендә дә инновацион проектларга һәм инновацион Эшкуарлыкка ярдәм итү программаларының киң спектрын гамәлгә ашырып, Татарстан Республикасының кече инновацияле оешмаларына финанс ярдәме күрсәтә.

Фонд программаларында катнашу Татарстан Республикасының технологик ширкәтләрен үстерүгә, инновацияләрне коммерцияләштерү мәсьәләләрен хәл итүгә, шулай ук илебезнең һәм чит ил базарларында республика товар җитештерүчеләренең көндәшлеккә сәләтен арттыруга ярдәм итә.

Бүгенге көндә түбәндәге конкурслар буенча гаризалар кабул итү дәвам итә:

«СТАРТ» - кайсы этапта булуына нигезләнеп 2 млн. сумнан алып 4 млн. сумга кадәр грант бирү;

«Коммерцияләштерү»  – бюджеттан тыш акчалардан 100% лы финанслашу шарты белән 20 млн. сумга кадәр грант бирү (30 сентябрьгә кадәр);

 «Корпорацияләр»  – бюджеттан тыш акчалардан 100% лы финанслашу һәм РБК-500 рейтингыннан индустриаль партнер булдыру шарты белән 50 млн. сумга кадәр грант бирү (16 сентябрьгә кадәр).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International