Татарстан инноваторлары 368 млн. сумлык конкурс гаризалары тапшырган

2019 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының кече инновацион предприятиеләре 368 млн.сумлык җитештерүне булдыру һәм киңәйтү өчен грантлар алуга гаризалар тапшырган. Гаризалар «коммерцияләштерү» программасы кысаларында бирелгән.

«Коммерцияләштерү» программасы буенча конкурсның 8 нче чиратына гаризалар кабул итү тәмамланды. Татарстан Республикасыннан 368 млн. сумлык 21 гариза бирелгән.

Конкурс НИОКРны тәмамлаган һәм инновацион продукция җитештерүне яки киңәйтүне планлаштырган кече инновацияле предприятиеләргә финанс ярдәме күрсәтү өчен Инновацияләргә ярдәм фонды тарафыннан үткәрелә. Грантлар, фәнни-тикшеренү, тәҗрибә-конструкторлык һәм технологик эшләр башкаруга киткән чыгымнардан тыш, нәтиҗәләре коммерцияләштерү перспективасына ия булган инновацион проектларны гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарны финанс ягыннан тәэмин итүгә бирелә.

- Берничә ел рәттән Татарстанда инновацион эшкуарлыкка карата кызыксыну яхшы динамика күрсәтә. 2018 елда федераль дәрәҗәдә Татарстан Республикасыннан 104 проект хупланган, бу алдагы ел белән чагыштырганда 40 процентка күбрәк. 2018 ел проектларына бүлеп бирелгән акчаларның гомуми суммасы 360 млн.сумнан артык. Быел без бу күрсәткечне дә яхшыртырга өметләнәбез, - диде икътисад министры урынбасары Индира Киреева.

Хәзерге вакытта кече инновацион оешмалар «Старт», «Үсеш» конкурсларында һәм яңа корылган «Корпорация» конкурсында катнаша ала.

2019 елның 3 июлендә Фонд «Цифрлы икътисад» милли программасының «Мәгълүмати инфраструктура» һәм  «Цифрлы технологияләр» федераль проектлары кысаларында «Старт» һәм «Үсеш» программалары буенча гаризалар кабул итә башлау турында игълан итте.

«Старт-цифрлы платформалар» конкурсына гаризалар кабул итү 2019 елның 2 сентябрендә, ә «Старт – Цифрлы технологияләр» конкурсына 2019 елның 9 сентябрендә тәмамланачак.

«Үсеш» программасы буенча кече инновацион предприятиеләр өчен грант суммасы 20 млн.сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Үсеш-цифрлы платформалар» конкурсына гаризалар 2019 елның 24 сентябренә кадәр кабул ителә. «Үсеш-Цифрлы технологияләр» конкурсына гаризалар 2019 елның 7 октябренә кадәр кабул ителә.

Моннан тыш, 2019 елның 23 сентябренә кадәр яшь инноваторлар өчен «Старт 1» һәм «Старт 2» программаларына гаризалар кабул итү дәвам итә. Бизнесны киңәйтүгә юнәлдерелгән инновацион предприятиеләр өчен «Старт 2» һәм «Старт 3» программасы буенча гаризалар кабул итү 2019 елның 14 октябренә кадәр дәвам итәчәк.

Шулай ук элегрәк инновацияләргә ярдәм итү фонды эшкуарларга финанс ярдәменең яңа «Корпорация»  программасын эшләтеп җибәрү турында игълан иткән иде. Программа Россиядәге эре корпорацияләрнең мәсьәләләрен чишүгә юнәлгән инновацион продукция җитештерү һәм булдыру белән шөгыльләнүче кече инновацияле предприятиеләргә финанс ярдәме күрсәтү өчен кулланылачак. Грант күләме бюджеттан тыш чыганаклардан 100% финанслау шарты белән 50 млн. сумга кадәр тәшкил итә. "Корпорация» программасы буенча конкурска гаризалар 2019 елның 1 июленнән 16 сентябренә кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International