Татарстан һәм OZON интернет-сәүдәне бергәләп үстерәчәк

2019 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

1 млрд сумлык инвестицияләр һәм Татарстан җитештерүчеләре продукциясен сатуның заманча каналын үстерү: OZON һәм Татарстан Республикасы интернет-сәүдәне үстерүдә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды.

Документка Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында имза салынды. Килешү шартлары буенча «Яшел Үзән» сәнәгать мәйданчыгы территориясендә 20 мең кв. м мәйданлы OZON логистик үзәге төзеләчәк. Проектка инвестицияләр күләме 1 млрд сум тәшкил итәчәк. Аны тормышка ашыру нәтиҗәсендә Яшел Үзән районында 500дән артык яңа эш урыны булдырылачак.

«Электрон коммерцияне үстерү безнең җитештерүчеләргә яңа базарларны тизрәк һәм җиңелрәк үзләштерергә, сәүдә күләмнәрен арттырырга һәм шул рәвешчә республика икътисадын үстерергә мөмкинлек бирәчәк. Турыдан-туры инвестицияләрдән тыш, OZON белән партнерлык безнең өчен киләчәк икътисады үсешенә өстәмә инвестицияләр дә булып тора. Компаниягә ниятләнгән күләмнәрдә тукталып калмавын һәм үзара файдалы партнерлык потенциалын алга таба да киңәйтүен телим», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев.

OZON шулай ук Татарстанның дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрен почтоматлар һәм онлайн-заказлар бирү пунктлары белән тәэмин итү нияте турында белдерде.

«Татарстанда электрон коммерция үсеше динамикасы сокландыра - соңгы елда OZON платформасында ясалган заказлар саны 2 тапкырдан да күбрәккә артты, - ди OZON генераль директоры Александр Шульгин. - Татарстан халкы яңа тенденцияләргә бик ачык, шуңа күрә без җирле җитештерүчеләрнең маркетплейс белән кызыксыначагына ышанабыз һәм үз ягыбыздан, сатуның яңа каналын биреп, аларның бизнесы үсешенә булышачакбыз, ә кулланучыларга, хәтта ерак торак пунктларда да, инфраструктураны һәм «соңгы миль» сервисларын үстерү хисабына, миллионлаган тауарлардан һәркемнең файдалана алуын тәэмин итәчәкбез».

Сынау проекты кысаларында, 2019 елның икенче һәм өченче кварталларында, OZON барлык дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күп функцияле үзәкләрендә һәм башка дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдә 100дән артык почтомат урнаштырырга әзер.

Эре габаритлы тауарлар өчен OZON муниципаль предприятиеләр базасында халык өчен заказларны бирү пунктлары төзергә планлаштыра.

2019 елның икенче һәм өченче кварталларында 50 муниципаль предприятиедә зур габаритлы заказларны бирү пунктлары ачылачак.

Моннан тыш, Россия Федерациясе Социаль иминият фонды белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә реабилитациянең техник чараларын, дару препаратларын һәм медицина билгеләнешендәге эшләнмәләрне почтоматларга да, шулай ук заказларны бирү пунктларына да китерүне оештыру буенча социаль әһәмиятле проектны гамәлгә ашыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International