Татарстан Петербург икътисадый форумында катнаша

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

2019 елның 6-8 июнендә Петербург халыкара икътисадый форумы узачак. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе катнашачак. Делегация составында икътисад министры Фәрит Габделганиев, аның урынбасарлары бар.

Форумның төп темасы - "Тотрыклы үсеш тәртибен формалаштырганда".

Чараның программасы дүрт тематик блоктан тора.

"Дөнья икътисады баланс эзли" блогы дөнья икътисадының актуаль трендларына, макроикътисадый үсешкә, экологик иминлеккә, халыкара сәүдәгә багышланган.

Икенче блок кысаларында илкүләм үсеш максатларын гамәлгә ашыру турында фикер алышачаклар, Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышы рейтингына йомгак ясаячаклар.

"Киләчәкне якынайтучы технологияләр" дип аталган өченче блок фән һәм технологияләр өлкәсендәге соңгы казанышларга багышланган.

"Кеше - барыннан да элек" блогы кысаларында Трианон диалогы узачак. Замана икътисадында мәгариф, мәдәният һәм сәнгатьнең роле каралачак.

Форум мәйданчыкларында Россиядән килгән катнашучыларның Австрия, Һиндстан, Италия, Кытай, АКШ, Финляндия, Франция, Швейцария, Африка вәкилләре белән бизнес-диалоглары узачак. Шулай ук "Эшлекле егермелек" (B20) Төбәк консультатив форумы, Россия-Кытай энергетика бизнес-форумы, Халыкара яшьләр икътисадый форумы, Шанхай хезмәттәшлек оешмасы конференциясе, КУЭ форумы, БРИКС конференциясе планлаштырылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International