Татарстанда сәнәгать паркларын һәм мәйданчыкларын үстерү 26 мең эш урыны булдырырга мөмкинлек бирде

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Татарстанда бүген 85 инфраструктура объекты эшли. Бу - 71 сәнәгать мәйданчыгы һәм 14 сәнәгать паркы. Шул хакта бүген Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары - Эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин "Төбәктә бизнесны үстерүнең нәтиҗәле эшлекле мохитен булдыруның әйдәп баручы факторы буларак мөлкәти ярдәм инфраструктурасы" түгәрәк өстәлендә хәбәр итте. Чара "Химград" технополисында Татарстан Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышы кысаларында узды.

Рөстәм Сибгатуллин билгеләп үткәнчә, сәнәгать парклары, мәйданчыклары, технопарклар республикада 2004 елдан бирле үстерелә. Индустриаль парклар ассоциациясе мәгълүматларына караганда, Татарстанда Россиянең барлык сәнәгать паркларының 10% тупланган һәм илнең 30%тан артык резиденты теркәлгән. Татарстанда сәнәгать паркларын һәм мәйданчыкларын үстерү 26 мең яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирде.

"Сәнәгать мәйданчыкларын төзү җитештерү бизнесын үстерү буенча нәтиҗәле механизм булып тора. Бу - эш урыннары булдыру һәм аларны модернизацияләү, авылда кече бизнес мәшгульлегенең, социаль һәм инженерлык инфраструктарсының альтернатив төрләрен үстерү, хезмәткә мотивация формалаштыру, әлеге өлкәгә квалификацияле эшчеләрне җәлеп итү дигән сүз", - дип белдерде Рөстәм Сибгатуллин.

Сәнәгать мәйданчыклары өчен төрле ярдәм программалары һәм өстенлекләр бар, алар сәнәгать паркы яки сәнәгать мәйданчыгында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы аккредитациясе булган очракта эшли. Муниципаль районнарның башкарма комитетлары карары белән сәнәгать мәйданчыклары резидентлары өчен җир салымы киметелергә яки бетерелергә мөмкин. Әгәр сәнәгать паркы яки мәйданчыгы торган җир муниципаль милектә икән, башкарма комитет карары буенча аренда түләве киметелергә яки бетерелергә мөмкин.

Ел саен республикада кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм чаралары гамәлгә ашырыла. Алар инфраструктура объектлары аша финанс, мөлкәти һәм мәгълүмати-консультация ярдәмен үз эченә ала.

Төп программаларның берсе - "Процент ставкасын субсидияләү". Аның уникальлеге шунда ки, катнашучыларга Россия кредит оешмаларында җәлеп ителгән кредитлар буенча процентлар түләү белән бәйле барлык чыгымнары каплана. Кредит килешүе 2017 елның 1 гыйнварыннан да иртәрәк төзелмәгән, ә кредит буенча процент Россия Үзәк банкы исәпләгән уртача процент ставкасыннан артмаган булырга тиеш. Субсидияне аккредитацияләнгән парклар һәм сәнәгать мәйданчыкларының аккредитацияләнгән идарәче компанияләре һәм резидентлары ала.

Кредитлар мәйданчык территориясендә инженерлык инфраструктурасын төзүгә, төзекләндерүгә һәм җиһазлар сатып алуга юнәлтелергә мөмкин. Бер алучыга субсидиянең чик күләме елына 5 млн сум тәшкил итә.

Чыгышын йомгаклап, икътисад министрының беренче урынбасары хәзерге вакытта якындагы 5 елга инфраструктур ярдәмне үстерү концепциясе эшләнә, дип билгеләп үтте. Ул җитештерү кооперациясе системасын һәм инвестицион кредитлау институтын үстерүгә, сәнәгать мәйданчыкларын тутыруга юнәлтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International