Россиянең Икътисадый үсеш министрлыгы боерыгы проекты буенча гавами консультацияләр уздырыла

2019 елның 14 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы Россия Икътисадый үсеш министрлыгының "Россия Икътисадый үсеш министрлыгының 2014 елның 1 сентябрендәге 540 номерлы боерыгы белән расланган Җир кишәрлекләреннән рөхсәтле файдалану төрләре классификаторына үзгәрешләр кертү турында" боерыгы проекты буенча бизнес вәкилләреннән тәкъдимнәр кабул итә. Гавами консультацияләр уздыру турында мөрәҗәгать Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Җайга салу йогынтысын бәяләү департаментыннан килде.

Боерык проекты җир кишәрлекләреннән рөхсәтле файдалану төрләре классификаторына яңа төрләрне өстәүне күздә тота, шул исәптән: культуралы ял эшчәнлеге, дини идарә һәм мәгариф, вәкиллекле эшчәнлек, күңел ачу чаралары объектлары, юл сервисы объектлары һәм башка төрләр.

Әлеге документ белән түбәндәге сайтта танышырга була: http://mert.tatarstan.ru/rus/publichnie-konsultatsii-po-federalnim-normativnim.htm.

Проектта эшкуарлык һәм бүтән эшчәнлек субъектлары өчен артык административ һәм бүтән чикләмәләрне һәм вазыйфаларны кертә торган яисә аларны кертүгә булыша торган нигезләмәләр, шулай ук эшкуарлык һәм бүтән эшчәнлек субъектларының һәм Россия Федерациясе бюджет системасындагы барлык дәрәҗә бюджетларның нигезсез чыгымнары барлыкка килүгә сәбәпче булырлык нигезләмәләр булган очракта, кисәтүләрне һәм тәкъдимнәрне түбәндәге электрон адреска җибәрү сорала: AV.Ponomareva@tatar.ru.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International