Рөстәм Миңнеханов "Уңайлы инвестицион климатка 100 адым" еллык конференциясенең Лидерлар клубы эшлекле иртәнге ашында катнашты

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Уңайлы инвестицион климатка 100 адым" еллык конференциясенең Лидерлар клубы эшлекле иртәнге ашында катнашты. Анда Икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашты.

Чара Мәскәүдә узды ("Лотте" кунакханәсе), аны, гадәттәгечә, Стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ) һәм ТАСС мәгълүмат агентлыгы оештырды. Эшлекле иртәнге ашның төп темасы - "Россия Федерациясе субъектларында эшлекле бергәлекләрне үстерү һәм кирәкле инфраструктура булдыру".

Чарага хакимият, бизнес, иҗтимагый һәм эшлекле оешмаларның вәкилләре чакырылган иде. Барлык чыгыш ясаучыларга шундый бурыч куелды - уңышлар турында түгел, ә бәлки бизнес инициативаларын алга этәрү өчен тагын нәрсә эшләргә, хезмәттәшлек өчен нинди яңа форматлардан файдаланырга кирәклеге хакында сөйләргә.

Эшлекле иртәнге аш барышында Россия Федерациясе субъектларында эшлекле бергәлекләрнең булган проблемалары, төбәкләрдә эшлекле берләшмәләрнең эш нәтиҗәлелеге турында фикер алышынды.

Спикерларның берсе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов булды.

Ул, аерым алганда, илнең һәр төбәгендә эшкуарлыкны үстерү һәм бизнес белән хакимият хезмәттәшлегенең яңа ысулларын эзләү белән бәйле теге яки бу проблемалар булуын билгеләп үтте. "Безнең барыбызда да уртак проблемалар бар, - диде ул. - Беркайда да идеаль шартлар юк, тик нәтиҗәләргә ирешү өчен яңа юллар һәм карарлар эзләргә кирәк".

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, барыннан да элек, төп берничә адым ясау зарур. Бу - бизнесны үстерү өчен инфраструктура төзү, законнар базасын киңәйтү, югары җитештерүчәнлекле кадрларны укыту һәм яңадан укыту.

Заманча икътисад өчен яшьләрне мәктәп бусагасыннан, институтлардан укыта башлау мөһим, дип саный Татарстан Президенты. Ул ассызыклаганча, югары квалификацияле кадрлар - әһәмиятле потенциал.

Эшкуарлыкны үстерү өчен кирәкле инфраструктурага килгәндә, бүген Татарстан Республикасында җитештерү бергәлеге өчен инде 83 сәнәгать паркы төзелгән, финанс ярдәме инструментлары эшли. Аеруча зур мәйданчыклар арасында ул "Мастер" Кама индустриаль паркын, "Алабуга" махсус икътисадый зонасын, "Химград" технополисын һәм башкаларны билгеләп үтте. Моннан тыш, республикада муниципалитетлар дәрәҗәсендә индустриаль мәйданчыклар төзелә.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстанда бизнес белән хезмәттәшлекнең Эшкуарлык буенча совет кебек инструментыннан файдалану тәҗрибәсе турында сәйләде. Эшкуарлык буенча совет каршында төзелгән эш төркемнәре бизнес өчен аеруча актуаль проблемаларны таба һәм эшкәртә, әлеге проблемаларны хәл итү юлларын эзли. Кайбер мәсьәләләр төбәк дәрәҗәсендә хәл ителә, кайберләре федераль дәрәҗәдә каралуга чыгарыла, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты шулай ук республикада кече һәм урта бизнесны үстерү белән бәйле вәзгыятьнең даими контрольдә тотылуын билгеләп үтте. Әйтик, атна саен видеоконференция элемтәсе режимында муниципаль берәмлек башлыкларының башкарылган эшләр турында хисапларын тыңлыйлар, динамика күзәтеп барыла.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, бүген тулаем төбәк продуктында кече һәм урта эшкуарлык өлеше 25,6% тәшкил итә. Аның сүзләренчә, 2024 елга бу санны 32,5%ка җиткерү бурычы куелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International