Фәрит Габделганиев: "Иң яхшы йөзлек арасында булу - һәр уңышлы эшкуарның максатына әверелергә тиеш". Бизнесменнар өчен конкурс дәвам итә

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

Татарстан бизнес бергәлегендәге иң уңышлы вәкилләр "Алтын Йөзлек 2018" эләгәчәк. Хәзер конкурста катнашу өчен заявкаларны кабул итү дәвам итә. 14 декабрьгә кадәр сылтама буенча заявка тутырырга кирәк. Лидерларның исемнәре быелның азагында Казанда игълан ителәчәк.

 "Безнең өчен эшкуарның үсешнең яңа дәрәҗәсенә ирешүенә омтылуын күзәтү мөһим, - дип билгеләде Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев. - Без берничә белем бирү программасын оештырдык, ярдәм итүнең төрле формаларын эшләдек, аларның күбесе Татарстан бизнесменнарының теләкләрен исәпкә алып кертелде. Үсеш өчен барлык шартлар тудырылды. Иң яхшы йөзлек арасында булу - һәр уңышлы эшкуарның максатына әверелергә тиеш".

"Ел эшкуары. Алтын Йөзлек 2018" - ул Татарстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлык субъектлары арасында ел саен уздырыла торган конкурс. Җиңүчеләрне түбәндәге номинацияләр буенча билгеләячәкләр.

Җитештерү

Хәләл: җитештерү һәм хезмәт күрсәтүләр

Предприятие – Экспортер

Югары һәм инновацион технологияләр өлкәсе

Төзелеш

Транспорт

Авыл хуҗалыгы

Хезмәт күрсәтүләр өлкәсе

Социаль өлкәдә эшкуар

Яшь эшкуар

Конкурсны оештыручылар: Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды.

Конкурс турында тулырак мәгълүматлар http://100rt.ru/ сайтында.

 

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International