Мәскәү һәм Яңа Савин КФҮ филиалларының эш графигында үзгәрешләр бар

2018 елның 3 августы, җомга

Трансформатор подстанцияләрендә планлы ремонт эшләре уздырылуга һәм электр энергиясеннән өзүгә бәйле рәвештә август аенда кайбер КФҮ филиаллары ике көнгә ябылып торачак.

6 августта – Мәскәү бүлеге ябык (Коләхмәтов ур., 25/1);

16 августта – Яңа Савин бүлеге (Ямашев ур., 82).

Зарурлык булганда филиалга килүчеләр иң якында урнашкан КФҮ бүлекләренә мөрәҗәгать итә ала: Заречье филиалы (Гагарин, 103), Дәрвишләр филиалы (Төп урам, 60).

Калган көннәрдә КФҮ филиаллары расписание буенча кабул итәчәк.

Эш графигы белән, шулай ук күрсәтелә торган хезмәтләр белән тулырак итеп КФҮ сайтында танышырга була: http://mfc16.tatarstan.ru/

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International