Теләче районы 15 баскычка, Алексеевск - 6 баскычка менде. 2018 елның гыйнвар-апрель айларында муниципаль берәмлекләрнең үсешенә йомгак ясалды

2018 елның 5 июне, сишәмбе

2018 елның гыйнвар-апрель айларында муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисадый үсеше рейтингында  Теләче районы үзенең тоткан урынын 15 баскычка яхшыртты. Айлык статистиканы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы әзерләде. Әлеге үзгәрешләр теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе кимүгә, кулланылышка кертелгән торак йортларның гомуми мәйданы һәм төяп җибәрелгән продукция күләмнәре артуга бәйле. Алексеевск районы шулай ук яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, ул 6 баскычка югарырак менде.

Социаль-икътисадый үсешнең югары дәрәҗәсе элеккечә Казанда, Әлмәттә һәм Түбән Камада сакланып кала һәм аларны лидерлыкка алып чыга.

Төяп җибәрелгән продукция күләмен халыкның җан башына туры килгән өлештән чыгып исәпләгәндә, иң югары күрсәткечләр Әлмәт  (1403,9 мең сум), Түбән Кама (642,0 мең сум) һәм  Алабуга (516,2 мең сум) районнарында.

28 муниципаль берәмлектә теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе республика буенча уртача күрсәткечләрдән түбәнрәк. Иң түбән күрсәткеч Лаеш (0,16%), Актаныш (0,22%) һәм Аксубай (0,29%) муниципаль районнарында.

2018 елның беренче дүрт аенда республикада кулланылышка кертелгән гомуми торак мәйданы халыкның җан башына исәпләгәндә 0,258 кв. метр туры килә. Иң зур мәйданнар Питрәч (2,615 кв.метр), Лаеш (1,119 кв.метр),  Биектау (0,861 кв.метр) муниципаль районнарында кулланышка кертелгән.

Рейтинг белән тулырак министрлык сайтында танышырга мөмкин: http://mert.tatarstan.ru/rus/reyting-munitsipalnih-obrazovaniy-v-2018-godu.htm.

 ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International