Бүген XXII Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Санкт-Петербург губернаторы Георгий Полтавченко белән очрашуы узды

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

Бүген XXII Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Санкт-Петербург губернаторы Георгий Полтавченко белән очрашуы узды.  

Санкт-Петербург губернаторы төбәкләр арасында мөнәсәбәтләр шактый динамик рәвештә үсә, дип билгеләп үтте. Әйтик, 2016 елда товар әйләнеше 30 млрд сумнан артып китте. 

Георгий Полтавченко сүзләренә караганда, Санкт-Петербург һәм Татарстан арасындагы хезмәттәшлек күп кенә тармаклар буенча алып барыла. "Нефть-газ сәнәгате һәм төрле техника җитештерү өлкәләрендә безнең арада җитди кооперация оештырылган. Туризм  өлкәсендә кайбер уртак проектлар гамәлгә ашырыла", - диде ул. 

Медицина һәм фармацевтика тармакларын да Георгий Полтавченко перспективалы хезмәттәшлек юнәлешләре арасында билгеләп үтте.  "Петербургта җитди фармацетика кластеры үсеп килә. Без партнерларыбызны, шул исәптән Татарстанны да продукциябезне кулланучылар арасында күрергә телибез", - дип өстәде Санкт-Петербург губернаторы.

Рөстәм Миңнеханов губернаторны һәм барлык петербурглыларны якынлашып килүче бәйрәм - Санкт-Петербург шәһәренә нигез салынуның 315 еллыгы белән котлады. "Санкт-Петербург - безнең илебезнең горурлыгы ул", - дип басым ясады ул. 

ТР Президенты шулай ук Петербург халыкара икътисадый форумының югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте. "Мин ел cаен аның эшендә катнашам һәм ул  бернәрсәсе белән дә Давос форумыннан калышмый дип әйтә алам. Чит илләрдәге партнерлар белән бәйләнешләрне үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган менә дигән мәйданчык ул". 

Очрашу кысаларында яклар алга таба да уртак сәүдәне арттыруга һәм уртак проектларны үстерүгә әзерлекләрен белдерделәр. 

Алга таба Рөстәм Миңнеханов һәм Георгий Полтавченко  Төбәкләр арасында хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру буенча Чаралар планын имзаладылар. Килешүгә 2016 елда Санкт-Петербург губернаторының Казанга визиты кысаларында кул куелган иде. Документ сәүдә-икътисад, фән-техника, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә уртак эшчәнлекне күз уңында тота, дип хәбәр ителә Татарстан Президентының рәсми сайтында.

 ТР ИМ матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International