Өстәмә 800 миллион. Өстенлекле тармакларга караган проектларны гамәлгә ашыру өчен КУЭларга ташламалы ставкалар буенча бирелә торган кредитлар буенча алынып бетмәгән керемнәрне каплау өчен кредит оешмаларына субсидияләр

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

Кредит оешмаларын субсидияләүгә федераль бюджеттан өстәмә 805,3 миллион сум бирелде. Акчалар  өстенлекле тармакларга караган проектларны гамәлгә ашыру өчен  КУЭларга ташламалы ставкалар буенча бирелгән кредитлар буенча  алынып бетмәгән керемнәрне каплауга бара. 2018 елга каралган бюджет ассигнованиеләренең  беренчел суммасы 635,5 миллион сум күләмендә иде. Хәзерге вакытта гомуми сумма 1 440,8 миллион сумны тәшкил итә. Исегезгә төшерик, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы өстенлекле тармакларга караган проектларны гамәлгә ашыру өчен кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ташламалы ставкалар буенча бирелгән кредитлар буенча  алынып бетмәгән керемнәрне каплау өчен Россия кредит оешмаларына федераль бюджеттан субсидияләр бирү программасын эшләде.

Кече һәм урта бизнесны 6,5%лы ставка буенча ташламалы кредитлаштыру программасында катнаштыру өчен 15 банк сайлап алынды: Банк ВТБ, Сбербанк, "Россельхозбанк", "Банк Акцепт", "Альфа-банк", КБ "Ассоциация", Банк "Левобережный", "Банк Интеза", "Запсибкомбанк", МСП Банк, СКБ Приморья "Примсоцбанк", "РосЕвроБанк", "Банк "Санкт-Петербург", РНКБ Банк, ТКБ Банк.

Программаның төп шартлары:

кредит шартнамәсе 2018 елның 30 ноябренә кадәр төзелергә тиеш;

кредит шартнамәсе буенча процент ставкасы кредит шартнамәсе (килешүе) буенча субсидия бирү периодына елына 6,5 проценттан да артмаска тиеш.

кредит оешмасы өчен субсидияләнә торган процент ставкасының күләме кече бизнес өчен - 3,5%ны һәм урта бизнес өчен 3,1%ны тәшкил итә;

кредитлаштыруның максаты - инвестицион максатлар яисә әйләнештәге акчаларны тулыландыру;

ташламалы кредитлаштыру срогы инвестицион максатлар өчен - 10 елдан да артык түгел, әйләнештәге акчалар максаты өчен - 3 елдан да артык түгел.

1 заемщикка инвестицион максатлар өчен кредит күләме - 3 млн сумнан 1 млрд сумга кадәр, әйләнештәге акчаларны арттыру максатына - 3 млн сумнан 100 млн сумга кадәр.

Агымдагы ел башыннан Татарстан Республикасы территориясендәге вәкаләтле банклар тарафыннан кече эшкуарлыкка караган 4 субъектка гомуми суммасы 239,0 млн сумлык финанслар бирелде.

 ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International