Татарстан үзенең медицина өлкәсендәге эшләнмәләрен халыкара аренада күрсәтәчәк. Республика эшкуарларының товарлары һәм препаратлары KINE 2018 "Сәламәтлек саклау" 25 нче Казахстан Халыкара Күргәзмәсендә тәкъдим ителәчәк. Чара 16-18 май көннәрендә Алмата шәһәрендә узачак. Быелгы катнашучылар үз продукцияләрен 8 бүлектә тәкъдим итәчәк: «Электр медицина җиһазлары/медицина технологияләре», «Лаборатория технологияләре/җиһазлары», «Оптика һәм офтальмология», «Коткару җайланмалары һәм кичектергесез ярдәм чаралары», «Ортопедия һәм реабилитация», «Табиб практикалары, хастаханәләр һәм шифаханәләр өчен җиһазлар һәм җайланмалар», «Фармакология», «Сәламәтлек һәм матурлык».
«KIHE» күргәзмәсе 25 нче тапкыр үткәрелә. Ул медицина җәмәгатьчелегенә инновацияләр, сәламәтлек саклау, медицина һәм фармацевтика тармакларындагы уйлап табулар һәм иң яңа казанышлар турында мәгълүмат бирә. KIHE Үзәк Азиядә уза торган медицина тематикасы вакыйгалары арасында беренче урынны алып тора. 2017 елда анда дөньяның 24 иленнән якынча 3 мең белгеч катнашкан.
ТР ИМ матбугат хезмәте