Фәрит Габделганиев чираттагы Ачык ишекләр көнен үткәрәчәк. Татарстан эшкуарларына берьюлы 15 артык белгеч консультация бирәчәк

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

11 майда Казанда Эшкуар йортында (Казан ш., Петербург ур., 28 нче й.) кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен Ачык ишекләр көне булачак. 15 тән артык белгеч лизинг-грантны ничек алу, оешмаларны микрофинанслау, дәүләт ярдәме чаралары һәм бизнесны ничек башлау турында тәкъдим-аңлатмаларын бирәчәк. Юридик, исәп-хисап, салымнар буенча ярдәм күрсәтәчәкләр.

Ачык ишекләр көненең беренчесе 2 апрельдә Казанда узган иде. Ул вакытта йөздән артык эшмәкәргә, шул исәптән Чаллы, Алабуга, Чистай, Теләчедән һәм республиканың башка муниципаль берәмлекләреннән килгән эшмәкәрләргә консультацияләр алып китте. "Бүген Татарстан КУЭ субъектлары саны буенча Идел буе федераль округында 1 нче урынны алып тора, без үзебезнең эшмәкәрләребезгә һәрьяклы ярдәм күрсәтергә тиешбез", - дип ассызыклады ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев.

Ачык ишекләр көне республика җәмәгать кабул итү бүлмәсе кысаларында элемтә каналларының берсе булып тора.

Мәсьәләләрне тиз арада хәл итү өчен шулай ук кайнар линия телефоны  (843) 524-90-90;  Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының http://mert.tatarstan.ru/rus/priem.htm рәсми сайтында интернет-кабул итү бүлмәсе; телеграмм канал @mineconom16; республиканың башка районнары халкы өчен ВКС-элемтә эшли ( (843)524-91-11 телефоны буенча алдан язылып куярга кирәк); Гражданнарны кабул итү көне (һәр сишәмбе, алдан язылып кую өчен телефон (843)524-91-11); Партнер көне (эшкуарлар ТР икътисад министры белән аралашып, сорауларын рәсми булмаган шартларда бирә алачак) ; КФҮтә эшли башлаган "МИНИСТРГА ЯЗ" тәрәзәсе бар.  Барлык мөрәҗәгатьләр дә икътисад министрына юллана.

Бердәм кабул итү бүлмәсе, төрле милек формасындагы предприятиеләр һәм оешмаларның, һәм шулай ук эшкуарлык эшчәнлегенең башка субъектлары эшчәнлеге процессында барлыкка килә торган мәсьәләләрне тиз арада хәл итү максатларында, Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев белән турыдан-туры аралашу өчен булдырылды.

ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International