Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы "Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында" федераль закон проектына карата тәкъдимнәр һәм төзәтмәләр туплый. Федераль закон проекты, тулаем алганда, дәүләт контроле һәм муниципаль контроль өлкәсен аның файдасын һәм нәтиҗәлелеген арттыру, гражданнарның һәм оешмаларның эшчәнлегенә артык тыкшынуны киметү юлы белән комплекслы системалы үзгәртеп коруны максат итә.
Закон проекты буенча тәкъдимнәрне һәм төзәтмәләрне Elena.Mayatina@tatar.ru электрон почта адресына юллый аласыз. . Федераль закон проекты белән монда таныша аласыз.