Бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының дәүләт план органнары оешуга 95 ел булуга багышланган тантаналы чарада катнашты.
Исегезгә төшерәбез: Татарстан Автоном Совет Социалистик Республикасының хуҗалык планын дөрес эшләү максатларында 1922 елда ТАССР Дәүләт планы турында нигезләмә раслана. Ведомствоның бүгенге көндәге варисы - Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы.
Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Россия Федерациясендә алдынгы субъектларның берсе булуын билгеләп үтеп, ведомство хезмәткәрләрен һәм ветераннарын юбилей дата белән котлады.