Булу урыны буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында гаризаны республиканың күпфункцияле үзәкләрендә биреп булачак

2017 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

"Татарстан Республикасында күпфункцияле үзәк" ДБУ һәм Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе арасында "Минем документлар" офисларында (КФҮ) тавыш бирү көнендә яшәү урыннарыннан читтә булачак гражданнардан булу урыны буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында гариза кабул итүне оештыру хакында килешү имзаланды.

Сайлау комиссиясенә һәм КФҮкә гариза кәгазьдә шәхсән тапшырыла, бу вакытта Россия Федерациясе гражданы паспорты күрсәтелә.

Офислар, күрсәтелә торган хезмәтләр һәм эшләү вакытлары турында тулырак мәгълүмат белән http://mfc16.tatarstan.ru КФҮ сайтында таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International