"Алабуга" СҖТ МИЗ" АҖ – "Проектный Олимп" конкурсындагы төп номинацияләрнең берсе буенча җиңүче

2017 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

Кичә Мәскәүдә булып узган "Дәүләт секторында проект белән идарә итүне куллану тәҗрибәсе" конференциясе кысаларында проект эшчәнлеге белән профессиональ идарә итү буенча ел саен уздырыла торган "Проектный Олимп" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

"Дәүләт корпорацияләрендә, дәүләт катнашындагы компанияләрдә, коммерция һәм иҗтимагый оешмаларда, шулай ук үсеш институтларында оешманың проект эшчәнлегенә идарә итү системалары" номинациясендә "Алабуга" сәнәгый-җитештерү тибындагы махсус икътисад зонасы" акционерлык җәмгыяте җиңеп чыкты.

Конкурста җиңүчеләрне Россия Федерациясе Хөкүмәте Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары, "Проектный Олимп" конкурсының жюри рәисе Максим Акимов котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International