Doing Business рейтингында Россия биш баскыч өскә менде

2017 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Дөньяның төрле илләрендә бизнес алып баруның иминлекле шартларын ачыклаучы Doing Business рейтингында Россия Федерациясе 40 нчы урыннан 35 нче урынга менде. 

Быел Россия рейтингта Белоруссияне, Казакъстанны, Словакия белән Словенияне узды. БРИКС илләре арасында Россия, КАР, Кытай, Һиндстан, Бразилия илләрен узып, беренче урында.

Бөтендөнья банкының Doing Business рейтинглары системасы эшкуарлык эшчәнлеген алып баруда уңайлы шартларның 11 индикаторына карата дәүләтләр исемлеген билгеләүдән гыйбарәт.

Рейтингта барлыгы 190 позиция. Бизнес алып бару өчен уңайлыклы шартлар рейтингында илнең позициясе югарырак булган саен, предприятиене ачу һәм эшләтү өчен эшкуарлык тирәлеге дә уңайлырак була.

Doing Business рейтингы эчке икътисадый сәясәт өчен 2012 елда махсус статуска ия булды, ул вакытта Россия Федерациясе Президентының "Дәүләтнең дәвамлы икътисадый сәясәте турында" май указына кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International