"Минем беренче бизнес" россиякүләм конкурсы старт алды

2017 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

2017 елда беренче мәртәбә "Минем беренче бизнес" россиякүләм конкурсы (алга таба – Конкурс) старт алды. Конкурс 2017 елның 14 октябреннән 18 декабренә кадәр Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының, Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының, Яңа проектлар күрсәтүнең стратегик инициативалары агентлыгының, Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең һәм Г.В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының турыдан-туры булышлыгында уздырыла.

Теркәлү эше "Вконтакте" социаль челтәре аша уздырыла. Катнашучылар шулай ук аерым рәвештә дә теркәлә ала.

Конкурс кагыйдәләре һәм анда катнашу шартлары белән www.kapitany.ru сайтында тәгаенләбрәк танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International