Рөстәм Миңнехановка җайланманың тутыгу күренеше белән көрәш ысулларын һәм "Росбанк" мөмкинлекләрен күрсәттеләр

2017 елның 29 сентябре, җомга

Бүген Казанда ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖнең директорлар советы утырышы булды. Утырыш эшендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

Россиядә "Рокувул" компаниясенең техник изоляция сату буенча директор урынбасары Роман Айваржи чарада катнашучыларга торбаүткәргечләрдә һәм җайланмаларда җылылык изоляциясе астында тутык барлыкка килү сәбәпләре һәм аңа каршы көрәш методлары турында сөйләде. "Тутыгу күренеше металлның су һәм кислород белән бәйләнешкә кергән урыннарында барлыкка килә. Бу хәл ел саен дөнья икътисады өчен 2 трлн доллардан артыкка төшә. Һәм шушы сарыфларның яртысы диярлек нефть-химия тармагына туры килә", – дип билгеләде ул.

Докладчы гидрофобизирлаштырылган изоляциядән һәм пар үткәрү дәрәҗәсе югары булган җылылык изоляциясеннән файдаланырга киңәш итте, шулай ук җайланмада кулланыла торган җылылык изоляциясенең химия составын регламентларга тәкъдим итте.

"Казаньоргсинтез" предприятиесендә җылылык изоляциясендә суда эри торган хлоридларның, фторидларның, натрия тозларының ион катнашмалары буенча таләпләр эшләнгән һәм гамәлгә кертелгән һәм аларны куллану дәрәҗәсе регламентланган. Тәкъдим ителә торган Европа тәҗрибәсе белән чагыштырган вакытта, без билгеләнгән нормаларда һәм таләпләрдә билгеле бер аерма барлыгын аңлыйбыз. Без, алар объектив булсын һәм изоляция материалларын гакыллы куллану һәм сайлау мөмкинлеген бирсен өчен, үзебезнең фәнни-техник потенциалны берләштерүнең һәм билгеләнгән таләпләрне оптимальләштерүнең яхшы гына мөмкинлеге бар дип саныйбыз", – дип тәкъдим итте компания директоры урынбасары.

Аның фикеренчә, изоляция астында тутыгу күренеше барлыкка килү куркынычларын киметү өчен "Казаньоргсинтез" белән берлектә шушы проблематиканы тулаем алганда өйрәнергә һәм, асылда, Европа тәҗрибәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

"Нефть-газ тармагында сатып алуларның нәтиҗәлелеген арттыру өчен без изоляция материалларын, аларны республиканың барлык неть-газ-химия объектларында гамәлгә кертү һәм эксплуатацияләү бәясен исәпкә алып, сайлау методикасын эшләргә һәм гамәлгә кертергә тәкъдим итәбез. Методика гади һәм объектив булсын өчен без тәҗрибә уртаклашырга әзер", – дип ассызыклады Айваржи.

Татарстан Президенты билгеләп узганча, белдерелгән тәкъдимнәр тормышка ашу хокукына ия. Ул Татарстан компанияләренә бу тәҗрибәне гамәлдәге объектларда ни рәвешле кулланып булганлыгы хакында уйланырга кушты.

"Бездә изоляцияләнгән торбаүткәргечләрнең саны күп. Тормыш күрсәткәнчә, барысы да һәрвакытта да сыйфатлы итеп эшләнми. Билгеләнгән позицияләр бу темага җитдирәк карарга кирәклеге хакында сөйли, ә техник биремнәрдә яисә проект чишелешләрендә биредә яңгыраган моментларны файдаланырга кирәк", – диде Рөстәм Миңнеханов.

Калуга өлкәсенең "Бонус" ҖЧҖ директоры Михаил Макаров резин вакларыннан модификацияләнгән регенерат җитештерү өчен җайланмалар турында мәгълүмат җиткерде. "Без Татарстан территориясендә үзебезнең җайланма белән уртак инвестиция проектларында катнашырга һәм уртак предприятиеләрне булдырырга әзер. Сездә резин сәнәгате буенча җитди фәнни-техник база булганга күрә, үзебезнең технологияләрне камилләштерү һәм тагын да сыйфатлырак җайланмалар чыгару өчен, без республикадагы фәнни-тикшеренү институтларын партнерларыбыз итеп күрергә теләр идек", – диде ул.

ТР Президенты, үз чиратында, хезмәттәшлек итүнең тәкъдим ителгән схемасын хуплады.

"Росбанк" ХАҖ презентацияләү белән кредит оешмасы идарә рәисенең беренче урынбасары, Россия буенча Societe Generale Corporate & Investment Banking гендиректоры Илья Поляков чыгыш ясады. "Без "Алабуга" махсус икътисад зонасына инвесторлар җәлеп итүгә булдыра алганча ярдәм итәчәкбез. Киләсе атнада МИЗ кысаларында очрашу булачак. Россиядән читтә, кайда гына катнашсак та, сездәге икътисад зонасының өстенлекләрен тасвирларга тырышачакбыз", – дип ышандырды ул.

Түбән Кама химия-технология институтының кафедра җитәкчесе Дмитрий Земский синтетик каучук стабилизаторлары турында мәгълүмат җиткерде. Ул билгеләп узганча, беренчел бәяләүләргә караганда, Татарстанда стабилизаторлардан файдалану күләме – 2,5 мең тонна, ә Россия буенча, тулаем алганда, 10 мең тонна тәшкил итә.

"Стабилизаторлар – югары молекуляр ялганмалар өчен әһәмиятле өстәмәләр булып тора, аларның тәэсире эксплуатацияләү вакытын сизелерлек дәрәҗәдә арттыруга юнәлдерелгән. Стабилизаторларны үстерүнең хәзерге юнәлеше – әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметү һәм тәэсир итү вакытын арттыру", – дип билгеләде ул.

Докладчы пропилен оксидын һәм ароматик аминнарны, югары табышлы аз тоннажлы химия продукциясе спектрын алып, комплекслы эшкәртү технологиясе турында хәбәр итте. Биредә полиоксипропиляцияләнгән ароматик аминнар әһәмиятле продукт булып тора.

Чарада катнашучылар проектның киләчәге уңышлы булачагы хакында билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International