Иван Бортник Татарстан Республикасының инновацион инфраструктура объектларында булды

2017 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов һәм Казан шәһәренә эш визиты белән килгән Фән-техника өлкәсендә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм фондының генераль директоры Иван Бортник балаларның һәм яшьләрнең инновацияле иҗатын үстерү өчен булдырылган инновацияле инфраструктура объектларында булдылар.

Алар арасында Казан шәһәренең Мәскәү районында 2 нче номерлы лицей-интернат базасында урнашкан "Хакспейс" яшьләр инновацион иҗат үзәге дә бар иде. Үзәк заманча югары технологияле җайланмалар белән тәэмин ителгән, анда эшләгән вакытта балалар тикшеренү эше күнекмәләрен алып, үзләренең беренче инновацион идеяләрен тормышка ашыра ала.

Шулай ук делегация Казан шәһәренең Идел буе районындагы 35 номерлы лицей эшчәнлеге белән дә танышты, аның структурасында Аэрокосмик мәгариф үзәге эшли. Үзәктә төп эшчәнлек юнәлешләре булып түбәндәгеләр тора: фәнни-тикшеренү һәм инженер-технология эшчәнлеге, авиация һәм космос техникасы белән идарә итү, балаларның шәхси һәм гомумфизик әзерлеге. Үзәк Татарстан Республикасының тугыз торак пунктында балалар оешмаларын берләштерүче "Авиация иле" проектын тормышка ашыру өчен база мәйданчыгы булып хезмәт итә.

Моннан тыш, "Идея" инновацион-җитештерү технопаркы мәйданчыгында мәктәп укучылары һәм студентлар, "Сириус" проектында катнашучылар һәм җиңүчеләр белән очрашу булды. Иван Бортник чарага җыелучыларга "УМНИК-Сириус" конкурсы хакында сөйләде, әлеге чара Инновацияләргә ярдәм фондының "Яшьләрнең фәнни-инновацион конкурсында катнашучы" ("Умник") программасы кысаларында тормышка ашырыла. Конкурсның максаты Россия Федерациясе Президентыннан грант алучы авторларның инновацияле проектларын үстерүгә һәм тормышка ашыруга ярдәм итүдән гыйбарәт. Иван Бортник яшь буынны бу һәм Инновацияләргә ярдәм фонды тарафыннан оештырыла торган һәм аларның кыю инновацион идеяләрен тормышка ашырырга мөмкинлек бирүче башка төрле конкурсларда актив катнашырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International