Казанда социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның булачак IV Республика форумы кысаларында бизнес һәм коммерциячел булмаган оешмаларның хезмәттәшлегендә төп юнәлешләр хакында сөйләшенде

2017 елның 23 сентябре, шимбә

2017 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасында социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның булачак IV Республика форумы кысаларында "Бизнес белән коммерциячел булмаган оешмаларның хезмәттәшлегендә төп юнәлешләр" секциясенең утырышы булды.

Секциянең модераторы булып Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының икътисадый үсеш, гражданнарның яшәеш инфраструктурасы буенча комиссия рәисе Айрат Гыймадетдинов чыгыш ясады.

Секция утырышында коммерциячел булмаган оешмаларның, бизнес, Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы вәкилләре катнашты.

Секция кысаларында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан әзерләнгән "Татарстанда бизнесның социаль җаваплылык һәм хәйриячелек тарихына экскурс" күргәзмәсе эшләде.

Бизнеста социаль рекламаның йогынтысы һәм коммерциячел булмаган оешманы алга этәрү турында доклад белән секциянең махсус кунагы – "Компания белән идарә итү" журналы (Мәскәү, ЭКСМО) баш мөхәррире, Россия дәүләт социаль университетының коммуникатив менеджмент факультеты деканы, психология фәннәре кандидаты Игорь Романов чыгыш ясады.

Секциядә Казан шәһәрендә хәйриячелек тарихы, социаль проектлау һәм социаль проектлар белән идарә итү, бизнесның, коммерциячел булмаган оешмаларның ресурс үзәкләренең социаль җаваплы булу мәсьәләләре хакында фикер алышынды. Бизнес белән КБО хезмәттәшлегенең "Мәрхәмәтле Казан", "Социаль ярминкә – Чаллы", "Өлкәннәр өчен "йорт уңайлыгы" пансионаты" кебек күп кенә проектлар буенча тормышка ашырылуының уңай тәҗрибәсе тәкъдим ителде.

Секциянең эше ТР КБОның халыкка ачык еллык хисаплары буенча республика конкурсына дипломнар һәм бүләкләр тапшырып йомгак ясау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International