Татарстанда дәүләт компанияләре һәм монополияләр тарафыннан КУЭ сатып алулар үсәчәк

2017 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

2017 елның 21 сентябрендә Казан шәһәренең "Корстон" комплексында ел саен эшкуарлар өчен үткәрелә торган "Киләчәккә караш" бизнес-форумы кысаларында "Акча эшләргә вакыт! Россиянең иң зур дәүләт компаниясеннән заказны ничек алырга" темасына түгәрәк өстәл булды.

Ике көн дәвамында барган форумда "КУЭ корпорациясе" АҖ, "МСП Банк" АҖ вәкилләре, Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары, Россиянең иң зур заказчылары, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары, шулай ук Россиянең иң зур дәүләт компанияләреннән заказлар алу, аларның КУЭ субъектлары белән үзара хезмәттәшлек итүе һәм аңлашуы буенча актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышу өчен әйдәп баручы экспертлар катнашты.

Түгәрәк өстәлнең модераторлары булып ТР Президенты каршындагы Табигый монополияләрнең эчшәнлеге мәсьәләләре буенча кулланучыларның тармакара советы рәисе урынбасары Тимур Халиков һәм "КУЭ корпорациясе" АҖнең КУЭ субъектларыннан сатып алуларны оештыруга мәгълүмати һәм методик ярдәм итү дирекциясе җитәкчесе Наталья Власовалар булды. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар "РТЮ" ААҖ, "Татэнерго" АҖ, "Таттелеком" ХАҖ, "Татспритпром" АҖ, "Челтәр компаниясе" ААҖ, "Татагролизинг" АҖ сатып алуларда көндәшлек процедураларының сыйфаты хакында фикер алыштылар, шулай ук "КУЭ корпорациясе" АҖ белгечләре тарафыннан 2016 ел йомгаклары һәм 2017 елның 1 нче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча дәүләт компанияләренең сатып алуларын бәяләү нәтиҗәләрен карадылар. КУЭ вәкилләре КУЭ субъектларының иң зур заказчыларының сатып алуларында катнашу мөмкинлекләрен камилләштерүдә үзләренең күзаллауларын белдерделәр һәм 223-ФЗ Федераль закон нигезләмәләрен кулланудагы авырлыклар турында сөйләделәр.

Шуңа карамастан, төрле дәрәҗә җиткерүчеләр соңгы вакытта КУЭ субъектлары өчен сатып алуларда катнашуга шартлар тудырылу өлешендә уңай тенденциянең күзәтелүе хакында, шулай ук иң зур заказчыларның кече һәм урта бизнес белән эшләргә әзер булуы хакында билгеләп уздылар.

Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин хәбәр иткәнчә: "КУЭ корпорациясе" АҖ һәм Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары белән хезмәттәшлек итеп, без даими рәвештә КУЭ субъектларының иң зур заказчыларның сатып алуларына үтеп керүен киңәйтүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашырырга, шулай ук җитештерелә торган продукция өчен сату базарын ачык һәм үтәкүренмәле итү шартларын тудырырга тырышабыз. Сез моны тоярсыз, дип өметләнәбез".

Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 29 октярбендәге 1169 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы 2016 елның 1 маеннан башлап товарларны, эшләрне, хезмәтләрне сатып алуларның планнары проектларының, мондый планнарга кертелә торган үзгәреш проектларының, товарларны, эшләрне, хезмәтләрне кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан ун иң зур республика заказчысының сатып алуы турында еллык хисапларның ярашлы булуына бәяләү үткәрә.

Бәяләүне үткәрү турындагы мәгълүмат Министрлык сайтында, "Сатып алулар өлкәсендә элемтә системасы/223-ФЗ буенча бәяләү һәм мониторинглау" бүлегендә урнаштырылган (http://mert.tatarstan.ru/rus/otsenka-i-monitoring-po-223-fz.htm).

Моннан тыш, югарыда атап үтелгән сатып алулар турындагы мәгълүматларны Кече һәм урта эшкуарлыкның мәгълүмат порталыннан smb.tattis.ru да алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International