Коммерциягә карамаган оешмалар игътибарына! Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында социаль әһәмиятле булган проектларны тормышка ашыручы коммерциягә карамаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү буенча конкурска заявкалар кабул итү төгәлләнә

2017 елның 19 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгында 27 сентябрьгә кадәр социаль әһәмиятле булган проектларны тормышка ашыручы коммерциягә карамаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү буенча конкурска заявкалар кабул итү дәвам итә.

Конкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Конкурс нигезендә Татарстан Республикасы бюджетыннан социаль әһәмиятле булган проектларны тормышка ашыручы коммерциягә карамаган оешмаларга субсидияләр бирү тәртибен раслау турында" 2017 елның 08 августындагы 565 номерлы карары белән расланган Конкурс нигезендә Татарстан Республикасы бюджетыннан социаль әһәмиятле булган проектларны тормышка ашыручы коммерциягә карамаган оешмаларга субсидияләр бирү тәртибе нигезендә үткәрелә.

Коммерциягә карамаган оешмалардан заявкалар Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы бинасының (Мәскәү урамы, 55) 1 нче катында, 106 номерлы бүлмәдә түбәндәге эш графигы буенча кабул ителә:

дүшәмбе-пәнҗешәмбе: 9:00-18:00;

җомга: 9:00-16:45.

Элемтә өчен телефоннар: (843) 524-91-84, 524-91-86.

Конкурста катнашу буенча өстәмә мәгълүматлар белән http://mert.tatarstan.ru/rus/konkurs-po-predostavleniyu-subsidiy-iz-byudzheta-r.htm сылтамасы аша танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International