Санитар-эпидемиологик күзәтчелекне үткәргәндә зарури таләпләр бозылу куркынычы индикаторлары файдаланылачак

2017 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Федераль дәүләт санитар-эпидемиологик күзәтчелек турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында" 31.08.2017 №1045 карары нигезендә Федераль дәүләт санитар-эпидемиологик күзәтчелек турында нигезләмәгә планнан тыш тикшерүләрне үткәрү зарурилыгын билгеләү өчен Роспотребнадзор һәм Федераль медик-биологик агентлык тарафыннан зарури таләпләрнең бозылу куркынычы индикаторлары файдаланылуын күздә тотучы пункт өстәлде.

Шул ук вакытта зарури таләпләр бозылу куркынычы индикаторларына аларга туры килү яисә алардан тайпылу зарури таләпләр бозылу куркынычының югары мөмкинлеге турында таныкларга мөмкин булган параметрлар кабул ителә. Куркынычның мондый индикаторлары дүрт ай дәвамында Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан Роспотребнадзор белән килештереп әзерләнәчәк һәм расланачак.

Кабул ителгән карар Роспотребнадзор тарафыннан "Контрольлек һәм күзәтчелек эшчәнлеге реформасы" өстенлекле программасы паспорты нигезендә әзерләнгән һәм федераль дәүләт санитар-эпидемиологик күзәтчелек каршындагы юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклауга юнәлдерелгән.

Карар 2017 елның 9 сентябрендә үз көченә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International