ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2026 ел
сишәмбе

2025 елда республикада кече технологик компанияләр саны 240 ка җитте, аларның уртача кереме 244 млн сум тәшкил итте (Рәсәй Федерациясе буенча уртачадан 133%).

Татарстан студентлары “Технологияләр” Федераль проекты кысаларында Инновацияләргә ярдәм итү фонды (ФСИ) оештырган Бөтенрәсәй студентлар стартаплары конкурсының җиденче чиратында катнаша ала. 


19
февраль, 2026 ел
пәнҗешәмбе

2025 елда “Салымнар турында диалоглар” мәгариф конференцияләре сериясе һәм “Салым грамоталылыгы мәктәбе” проекты кысаларында 1,2 меңнән артык татарстанлы салым үзгәрешләре турында хәбәрдарлыкны арттыру һәм бизнеска дәүләт ярдәме комплексын алу чараларында катнашты. Чаралар йомгаклары буенча республиканың 7,5 меңнән артык кече һәм урта бизнес вәкилләренә мәгълүмат бирелде.

Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унсигезенче утырышында Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасында партнерлык финанславын үстерү буенча экспериментны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре һәм агымдагы елга планнар турында сөйләде. 


18
февраль, 2026 ел
чәршәмбе

Агымдагы елның февралендә яшьләр эшкуарлыгының “Безнекен булдыр” федераль конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү башланды. Бу стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ), КУЭ Корпорациясе һәм “Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасын үстерү” федпроекты кысаларында гамәлгә ашырылган “Яшьләр эшмәкәрлек инициативасы” фондының уртак проекты.

Чара Санкт-Петербургта 25 февральдә 11:00 дән 13:00 гә кадәр (Обухов оборонасы проспекты, 51) узачак. Очрашуны КУЭ Корпорациясе шәһәр Эшмәкәрлекне үстерү һәм яклау үзәге белән берлектә оештыра.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2026 елда индустриаль (сәнәгать) парклар территориясендә һәм (яисә) янәшәдәге территорияләрдә урнашкан инженерлык, энергетика һәм юл инфраструктурасы объектларын төзү, модернизацияләү һәм (яисә) реконструкцияләү, шулай ук инженерлык челтәрләренә технологик тоташтыру өчен индустриаль (сәнәгать)паркларны сайлап алуга гаризалар кабул итү 2026 елның 2 мартына кадәр озайтылды.

“Белем” Рәсәй җәмгыяте 2026 елның гыйнварыннан декабренә кадәр Белем.Лекторий проекты кысаларында Рәсәй Федерациясенең мәшгуль халкы өчен агарту чаралары программасын гамәлгә ашыра.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов эш визиты белән Спас муниципаль районында булды. Визит программасына авыл хуҗалыгы һәм туристлык тармагының кайбер объектларын карау, шулай ук муниципалитетның социаль-икътисадый үсеш перспективалары турында фикер алышу кертелгән иде.


13
февраль, 2026 ел
җомга

2026 елда Татарстан Республикасында “Гаилә” милли проектын гамәлгә ашыруга 17,6 млрд сумнан артык акча каралган, шуның 2,6 млрд сумы федераль бюджеттан, ә 15 млрд сумы республика бюджетыннан киләчәк. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International