Эшкуар йортында "Территорияне үстерү проектлары буларак индустриаль (сәнәгать) парклары" укыту семинары була. Программада муниципаль дәрәҗәдәге индустриаль (сәнәгать) паркларының һәм сәнәгать мәйданчыкларының идарәче компанияләре җитәкчеләре, муниципаль районнарның сәнәгый мәйданчыкларны үсеш өчен җаваплы вәкилләре катнашачак.
Эшлекле активлыкны ничек арттырырга һәм бизнеска административ басымны ничек киметергә – "Бизнес-десант" белем бирү проекты кысаларында өйрәтәчәкләр. Игътибар үзәгендә – Татарстан эшкуарларына ярдәм итүнең гамәлдәге чаралары. Тәҗрибәле бизнес-спикерлар, Эшкуарлыкка ярдәм фонды вәкилләре үз белемнәре белән уртаклашачак. Шуны билгеләп үтәргә кирәк: Бизнес десант кысаларында эшкуарларга микрофинанс заемнарын алуга документлар тапшыру мөмкинлеге биреләчәк.
Татарстан Гарантия фонды белгечләре июль аенда республиканың өч шәһәре эшкуарлары өчен “эшлекле иртәнге аш” форматында очрашулар үткәрәчәк.
5 июль - Чаллы
11 июль – Түбән Кама
18 июль - Әлмәт
Татарстан Республикасының азык-төлек сәнәгате компанияләре вәкилләре 2018 елның 6-7 сентябрендә Мюнхенда булачак күргәзмәдә катнашу өчен чакырыла.
Иң яхшы тәҗрибәләр һәм аналитика, алдынгы технологияләр, кейслар, инновацияләр һәм транспорт белән тәэмин итүне оештыру тәҗрибәсе.
Эшлекле активлыкны ничек арттырырга һәм бизнеска административ басымны ничек киметергә – "Бизнес-десант" белем бирү проекты кысаларында өйрәтәчәкләр. Игътибар үзәгендә – Татарстан эшкуарларына ярдәм итүнең гамәлдәге чаралары. Тәҗрибәле бизнес-спикерлар, Эшкуарлыкка ярдәм фонды вәкилләре үз белемнәре белән уртаклашачак. Шуны билгеләп үтәргә кирәк: Бизнес десант кысаларында эшкуарларга микрофинанс заемнарын алуга документлар тапшыру мөмкинлеге биреләчәк.
Татарстанның вәкиллекле булмаган коммерциясез оешмалары 2018 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Россия Федерациясе Президенты грантларын бирүнең икенче конкурсында катнашуга чакырыла
Социаль эшкуарлар форумында катнашуга заявкалар кабул итү төгәлләнә, чара 5 июльдә Ижевскида узачак.
Республика халкын социаль эшкуарлык нигезләре һәм бизнес-идеяләрне үстерү баскычлары белән Казанда уку семинарында таныштырачаклар. Белем бирү тренингы 4 июльдә 16:00 сәгатьтә КФУның "УНИКС" мәдәният-спорт комплексында була. Катнашучыларга социаль бизнес предприятиеләрен төзү нигезләре һәм аларның тотрыклылык критериеләре, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм чаралары, проектлар өчен финанслар һәм башка ресурслар җәлеп итү мөмкинлекләре турында сөйләячәкләр.
Текстиль эшләнмәләр чыгаручы Татарстан эшмәкәрләре үзләренең товарларын "Fashion Expo Astana" халыкара мода күргәзмәсендә тәкъдим итә ала. Чара 2018 елның 4 - 6 июль көннәрендә Астанада (Казахстан) узачак.
Катнашучыларга үз товарларын һәм казанышларын күргәзмәнең түбәндәге бүлекләрендә күрсәтү мөмкинлеге бирелә: