Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 4 октябрендәге 715нче карары нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2007 елның 23 июлендәге 325нче карары белән расланган Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертелде. Алар Татарстан Республикасында инвестицион салым кредитын бирү турында карар кабул итү өлешендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына өстәмә вәкаләтләр бирәләр. Инвестицион салым кредитын бирү турындагы сорауны карар өчен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына «Татарстан Республикасында инвестицион салым кредиты бирү турында карар кабул итү һәм аны килештерү тәртибен раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 6 сентябрендәге 642нче карары таләпләренә ярашлы итеп әзерләнгән гариза тапшырырга кирәк.
Бүген Россия Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясе утырышы булды.
Утырышны Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары, Россия Хөкүмәте каршындагы Хәрби сәнәгать комиссиясе рәисе Дмитрий Рогозин уздырды. Бу чара “Казан вертолет заводы” ААҖ территориясендә булды. Утырышта Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков искәртүенчә, Татарстан территориясендә Россия оборона-сәнәгать комплексының 13 предприятиесе һәм 20 фәнни-тикшеренү институты эшли.
Татарстан Республикасында, Илдар Халиков сүзләренчә,соңгы өч елда фәнни-техник тикшеренүләр үсешенә, балалар һәм яшүсмерләрнең техник иҗаты үсешенә 279 млн. сум акча тотылган.
Премьер-министр шулай ук оборона-сәнәгатендә эшләү өчен белгечләр әзерләү буенча бюджеттагы урыннарга квотаны арттыру кирәклеген белдерде.
2013 елның 22 октябрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасы делегациясенең 21-22 октябрь көннәрендә Санкт-Петербург шәһәрендә уздырыла торган XII Гомумроссия форумында катнашуы кысаларында «Татарстан Республикасының стратегик үсеше: үсеш нокталары һәм өстенлекле проектлар» темасы буенча пленар утырышта чыгыш ясады. Пленар сессиянең модераторы – Санкт-Петербург университетының ирекле сәнгать һәм фәннәр факультеты деканы Алексей Кудрин. Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасы үсешенең стратегик бурычлары, шулай ук республиканың өстенлекле проектлары һәм үсеш нокталары турында сөйләде. Татарстан Республикасы икътисад министры чыгышы утырышта катнашучыларда зур кызыксыну уятты.