ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 11 мартыннан Монополиягә каршы федераль хезмәт Укыту-методик үзәге базасында Татарстан Республикасы контракт хезмәте хезмәткәрләре һәм идарәчеләре өчен үзәкләштерелгән укулар оештырылды. Укулар тәмамланганнан соң, тыңлаучыларга һөнәри квалификацияләрен күтәрү турындагы таныклыклар тапшырыла.
Заказчыларның һөнәри дәрәҗәсе контракт системасының бер принцибы булып тора. Контракт хезмәте хезмәткәрләре һәм контракт идарәчеләре югары белемгә яисә сатып алулар өлкәсендә өстәмә һөнәри белемгә ия булырга тиешләр.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "«2013-2020 елларга Татарстан Республикасында интеллектуаль милек базарын үстерү» озак вакытлы максатчан программасын раслау турында" 2013 ел, 15 гыйнвар, 11 нче карары положенияләрен үтәү кысаларында Бөтендөнья интеллектуаль милек базарын үстерү программасы буенча семинар уздырыла.

Катнашырга теләүчеләргә үзлзренең исем, фамилияләрен һәм контактларын popova@tcnti.ru электрон адресына җибәрүләрен сорыйбыз.
Курслар белән каталогта танышырга мөмкин.

11
март, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасында узган министрлыклар һәм ведомстволар коллегияләре һәм шулай ук ТР муниципаль район советлары сессияләре нәтиҗәләре турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында булган брифингта сөйләделәр. Анда ТР Премьер-министр урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров һәм ТР Президент Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президентының Төбәкләр белән эшләү буенча идарә башлыгы Илнур Гарипов катнашты.
Брифинг гадәттәгечә Татарстанның барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды, шулай ук интернет челтәрендә (www.prav.tatarstan.ru) трансляцияләнде.

Шамил Гафаров хәбәр иткәнчә, 2013 нче елның 11 нче декабреннән 2014 нче елның 6 нчы мартына кадәр республика министрлыклары һәм ведомстволарының 43 отчет киңәшмәсе узган. 18 йомгаклау коллегиясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, 16 утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков, калганнарында республика дәрәҗәсендәге җитәкчеләр катнашкан. Моннан тыш, йомгаклау коллегияләрендә федераль дәрәҗәдәге 17 җитәкче чакырылган. Барлыгы коллегия утырышларында 12 меңгә якын дәүләт хезмәткәре катнашкан.
Әлеге программа буенча заявкалар 2014 нче елның 15 нче февраленнән башлап 24 нче февраленә кадәр кабул ителде.
Россия Федерациясенең 70 субъекты катнашты. Аларның 45 җиңүче дип табылды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасына 23 841 мең сум күләмендә субсидия бүлеп бирелде. Татарстан Республикасы Россия Федерациясенең 45 субъекты арасыннан 2 нче урын алды. Беренче урында Санкт-Петербург шәһәре.

8
март, 2014 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Экспортка ярдәм итү үзәге экспорт белән шөгыльләнүче оешмаларны май аенда узачак күргәзмәләрда катнашырга чакыра.


Экспортка ярдәм итү үзәге регистрацион сбор һәм күргәзмә майданы өчен түләүләрне үзе каплый. Юл һәм яшәү чыгымнары - оешма хисабыннан.


Барлык сораулар өчен телефоннар: 8(843)223-06-74.


7
март, 2014 ел
җомга
Бүгеннән республикада “ЛИЗИНГ-ГРАНТ” программасы старт ала. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 13 нче марттан башлап, “ЛИЗИНГ-ГРАНТ” программасы буенча субсидияләр формасында дәүләт ярдәме күрсәтү өчен, конкурс нигезендә Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын сайлап алу турында игълан итә. Бу хакта бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Икътисад министрлыгының Эшмәкәрлеккә ярдәм департаменты башлыгы урынбасары Артем Сироткин сөйләде.
Конкурста катнашу өчен заявкаларны ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм үзәге кабул итәчәк. Теләге булганнарга Казанның Мәскәү урамы, 55 нче йорт адресы буенча урнашкан министрлык бинасына килеп,125 нче кабинетка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9 дан 18 сәгатькә кадәр, җомга көнне 9 дан 16 сәгать 45 минутка кадәр вакыт аралыгында килергә була.
“Гадәттә, эшмәкәрлеккә ярдәм программаларын финанслау елның икенче яртысында старт ала иде, быел эшмәкәрләрдән, шул исәптән, сезонлылык факторы мөһим булган авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән мөрәҗәгатьләр күп булганлыктан, планлаштырылган акчаларның республика өлеше хисабына, бу ярдәмне иртәрәк башларга булдык. Әлегә башлангыч финанслау 60 млн сум күләмендә билгеләнде, алга таба ул арттырылачак. Күпмегә икәне Россиянең Икътисади үсеш министрлыгы конкурсында ничек катнашуыбызга бәйле булачак”, - дип белдерде Артем Сироткин. Ул хәбәр иткәнчә, федераль бюджеттан каралачак финанслау күләме апрель азагында тәгаенләнергә тиеш.
2014 елның 6 нчы мартында Татарстан Республикасы Икътисад министры Мидхәт Шагиәхмәтов Россия Федерациясе Президенты йомышчысы Андрей Белоусов уздырган киңәшмшдә катнашты.
Киңәшмә сәнәгатьнең конкуренциягә сәләтен арттыру мәсьәләсе буенча булды.
Россия Федерациясе Президенты каршындагы Икътисадый совет Президиумы утырышы 2014 елның 12 нче мартына планнаштырылган.
Бу атнада Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара элемтәләр буенча Татарстан Республикасы агентлыгы» ДУП вәкилләренең Россия Федерациясе субъектларында «Дүрт чыгым» проектын гамәлгә ашыру буенча «Саклык банкы-АСТ» ҖЧҖ вәкилләре белән чираттагы киңәшмәсе уздырылды. Системаны гамәлгә кертү заказчылар тарафыннан мәгълүматны ачу принципларын үзгәртә. Тикшерелү таләп ителгән чыгым декларацияләре урынына чыгымнарны автомат рәвештә исәпкә алу кертелә. Бу акчаларны максатчан куллануны исәпкә алу һәм контрольдә тотуның нәтиҗәле ысулы булып тора. Чираттагы эшче очрашуны 2014 елның 17 мартында Казанда уздыру планлаштырылды.
Россия Федерациясе Салым кодексының 74нче маддәсенә ярашлы рәвештә, салым түләү буенча йөкләмәләрне, шул исәптән инвестицияле салым кредиты формасындагысын да, үтәү сроклары үзгәргән очракта салым түләү буенча йөкләмә поручительлек белән тәэмин ителә ала.

Поручительлек Россия Федерациясе гражданлык законнарында каралганча, салым органы һәм поручитель арасындагы килешү рәвешендә рәсмиләштерелә.
Юридик яки физик зат поручитель булырга хокуклы. Салым түләү буенча бер йөкләмәдә берүк вакытта берничә поручитель катнаша ала.
2014 елның 4 мартында Дәүләт Думасына Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән закон проекты кертелде. Ул җирләрне категорияләргә бүлүдән территориаль зоналаштыруга күчүне күз уңында тота.
«Җирләрне категорияләргә бүлүдән территориаль зоналаштыруга күчү өлешендә Россия Федерациясе Җир кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»гы закон проекты Россия Федерациясе Президентының күрсәтмәләрен үтәү йөзеннән башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International