ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2014 ел
шимбә
2014 елның 13 нче мартында Казан Федералҗ Университетында 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен эшләү кысаларында "Кеше капиталы - Татарстан Республикасы инновацион икътисадын формалаштыру нигезе" мәсьәләсе буенча түгәрәк өстәл утырышы узды.
Анда Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан ТР Икътисад министрының урынбасары Айрат Шәмсиев катнашты.
Утырыш нәтиҗәләре буенча тезислар http://tatarstan2030.ru/ сайтында урнаштырылачак.

14
март, 2014 ел
җомга
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә 2014 елның 14 мартында Алабуга шәһәрендә КФҮ эше сораулары буенча белем бирү семинары уздырды..
Азнакай, Биектау, Яшел Үзән, Мамадыш, Менделеевск һәм Түбән Кама муниципаль районнарында КФҮ пилот дип билгеләнгән.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Экспортка ярдәм итү үзәге экспорт белән шөгыльләнүче оешмаларны белем алу семинарына чакыра.
Чарада катнашу бушлай.
Семинар Казан шәһәре, Мәскәү урамы 55 нче йорт адресы буенча булачак.
Семинар 10.00 сәгатьтә башлана.
Барлык сораулар өчен телефоннар: (843)223-06-74, Грезнева Ольга Виктор кызы.
2014 нче елның 13 нче мартында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасында табыш күләмнәренең кимүенә комплекслы анализ үткәрү буенча Ведомствоара эшче төркемнең утырышы узды
Татарстан Республикасы предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге күрсәткечләренең түбәнәюе сәбәпләрен анализлау һәм аларны юкка чыгару буенча тәкъдимнәр кертү өстендә эш дәвам итә. 2013 ел йомгаклары һәм 2014 елга фаразланган күрсәткечләр буенча «Таттелеком» ААҖнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге каралды.
Утырышта предприятие табышының түбәнәюе сәбәпләре ачыкланды һәм «Таттелеком» ААҖнең финанс нәтиҗәләрен яхшырту буенча тәкъдимнәр эшләнде.
2014 елның 12 нче мартында "Дәүләт идарәсе системасын камилләштерүнең төп юнәлешләре турында" Россия Федерациясе Президентының 07.05.2012 № 601 Указын Россия Федерациясе субъектларында гамәлгә ашыру буенча җайга салу киңәшмәсе узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан ТР Икътисад министрының урынбасары Айрат Шәмсиев катнашты.
2014 елның 13 нче мартыннын Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Җайланмалар лизингын үстерү чаралары: беренче взносны һәм процент ставкасын субсидияләү (ЛИЗИНГ-ГРАНТ) дәүләт ярдәме программасы буенча заявкалар кабул итә башлады.
Шул рәвешле авыл хезмәтчәннәре кыр эшләренә тотынганчы ук үз хуҗалыгын кирәкле техника белән тәэмин итеп өлгерәчәк.
Әлегә “Лизинг-грант”ка бүленгән акча күләме 60 миллион сум тәшкил итә, әмма алга таба ул арттырылачак. Республикабыз Россия Икътисад үсеше министрлыгы бәйгесендә катнашып, федераль акчаларга дәгъва итәчәк. Үзәк казнадан бу программага бүленгән финанс күләме апрель ахырында билгеле булырга тиеш.

Конкурста катнашу өчен заявкаларны ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм үзәге кабул итәчәк. Теләге булганнарга Казанның Мәскәү урамы, 55 нче йорт адресы буенча урнашкан министрлык бинасына килеп,125 нче кабинетка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9 дан 18 сәгатькә кадәр, җомга көнне 9 дан 16 сәгать 45 минутка кадәр вакыт аралыгында килергә була.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы, «Татарстан Республиксы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы йөкләмәләрен бирү программасы буенча хезмәттәшлек турында килешү төзү өчен банкларны сайлау тәртибе»нә, Россия Федерациясе Граждан кодексына таянып, конкурска документларны кабул итү срокларының 2014 елның 17 апреле, 14 сәгать 00 минутка кадәр озайтылуын, димәк, ачык конкурста катнашуга гаризалар салынган конвертларны ачу вакытының да 2014 елның 17 апреле, 14 сәгать 00 минутка күчерелүен хәбәр итә. Бу турыда игълан конкурсны оештыручының рәсми сайтында (http://garfondrt.ru) 2014 елның 14 февралендә урнаштырылган иде.

Конкурска гаризалар кабул итү һәм гаризалар салынган конвертларны ачу түбәндәге адрес буенча башкарылачак: 420111, Татарстан Республикасы, Казан шәһ., Чернышевский ур., 33, оф.15; эш көннәрендә 09-00 сәг.тән 13-00 сәг.кә кадәр һәм 14-00 сәг.тән 18-00 сәг.кә кадәр, конкурска документларны кабул итү срогы тәмамланганчыга кадәр.

13
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы кара металл, төсле металл ватыкларын хәзерләү һәм эшкәртү тәртибе исемлеген үзенең сайтында урнаштырган.

Кара металл, төсле металл ватыкларын хәзерләү һәм эшкәртү тәртибенең норматив нигезе Россия Федераөиясе Хөкүмәте 2001 ел, 11 май, 369 нчы һәм 370 нче карарлары.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Инвестиция эшчәнлеге субъекты белән Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы арасында инвестицияле проектны гамәлгә ашыру турында шартнамә төзү тәртибе һәм шартлары хакындагы нигезләмәне һәм инвестицияле проектны гамәлгә ашыру турында шартнамә формасын раслау хакында» 2006 ел, 24 июль, 377 нче карарына үзгәрешләр кертү турында" 2013 ел, 12 апрель, 248 нче карары.
Татарстан Республикасының Финанс министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең түбәндәге салымнар һәм җыемнар буенча икътисадый эшчәнлекнең төп төрләре буенча Россия Федерациясе бюджет системасына салым түләүләре керү турындагы мәгълүматлары нигезендә, хисап елында тиешле тармакта тулаем Россия Федерациясе буенча Россия Федерациясе субъектларының берләштерелгән бюджетларына салым түләүләреннән һәм җыемнарыннан факттагы керемнәр күрсәткеченең хисап елы алдыннан килгән елдагы шундый ук күрсәткечкә карата чагыштырмасы буларак билгеләнә торган төзәтү коэффициентын исәпкә алып, Шартнамәнең 2.2.11нче пункты нигезендә Инвестиция эшчәнлеге субъектының бу йөкләмәне үтәвен хисаплау юлы белән бәяләүне ел саен гамәлгә ашыра:
федераль салымнар һәм җыемнар буенча;
Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына исәпләнә торган табышка салым;
физик затлар керемнәренә салымнар;
төбәк салымнары буенча;
оешмалар мөлкәтенә салым;
транспорт салымы;
җирле салымнар һәм җыемнар.
Татарстан Республикасының Финанс министрлыгы хисап елыннан соң килүче елның 15 мартыннан да соңга калмыйча Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгына бу Шартнамәнең 2.2.11 нче пункты нигезендә Инвестиция эшчәнлеге субъектының йөкләмәләрне үтәве турында хәбәр итә.».
2014 елның 12 мартында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында министр урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин рәислегендә агач эшкәртү һәм җиһазлар ясау өлкәсендәге кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү сорауларына багышланган киңәшмә уздырылды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы, Татарстан Республикасы Җиһаз һәм агач эшкәртү предприятиеләре ассоциациясе, «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» ҖЧҖ, «АК БАРС КАПИТАЛ» ИК ҖЧҖ вәкилләре, шулай ук тармак вәкилләре катнашты.
Киңәшмә барышында тармак үсешенә һәм җиһазлар җитештерүне чимал белән тәэмин итүче иң эре тәэминатчы белән кече һәм урта эшкуарлык субъектыларының потенциаль хезмәттәшлегенә кагылышлы сораулар каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International