Быел Татарстанда «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча республика үзмәшгульләре җитештергән продукцияне сату өчен оештырылган 13 ярминкә узды. Анда 486 кеше катнашкан.
Бүген ТР икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында катнашты.
Россия туриндустриясеннән КУЭ компанияләре 2024 елның беренче ун ае нәтиҗәләре буенча КУЭ банкында (КУЭ корпорациясенең бүлендек банкы) гомуми суммасы 2 млрд.сум тирәсе булган кредит килешүләре төзегәннәр. Бу 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда өч тапкырга күбрәк. Татарстан Республикасыннан турбизнес өлешенә 505 млн.сум туры килә.
Чын күңелдән Икътисадчы көне белән котлыйбыз! Һәр көнебезне барлык максатларга ирешү, билгеләнгән үрләрне яулау өчен уңышлы һәм рациональ файдаланырга телибез.
Өч көнлек бизнес-семинарлар «Мәктәп бизнес-старты» республика проекты кысаларында эшкуарлык темасына чумуның чираттагы баскычы булды. Аны «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге ярдәмендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра.
Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Икътисадчы көне белән котлыйм! Бу көнне һәрберегезгә хезмәтегез, профессиональлегегез һәм эшкә тугрылыгыгыз өчен ихлас рәхмәтемне белдерәсем килә.
Икътисад министрлыгында Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе, 10 нчы эш төркеме җитәкчесе М.А.Топилин катнашында Татарстан Республикасы икътисадына федераль акчалар җәлеп итү буенча 10 нчы эш төркеме утырышы узды.
Бүген ТР Инвестиция үсеше агентлыгында «Муниципаль сәгать» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Зеленодольск муниципаль районы хакимияте вәкилләре белән очрашу узды.
КУЭ корпорациясенең зонтиклы поручительлекләрен кулланып, 2024 елның өч кварталында Татарстан Республикасының кече һәм урта бизнесы 7,7 млрд сумлык кредит алган. Бу узган елның тугыз ае белән чагыштырганда 59% ка күбрәк. Алучылар саны – 751 республика эшкуары. Тулаем Россия буенча зонтик механизмын кулланып җәлеп ителгән кредитлар күләме 338 млрд.сум тәшкил иткән.
Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.