2017 елның 21 сентябрендә Казан шәһәренең "Корстон" комплексында ел саен эшкуарлар өчен үткәрелә торган "Киләчәккә караш" бизнес-форумы кысаларында "Акча эшләргә вакыт! Россиянең иң зур дәүләт компаниясеннән заказны ничек алырга" темасына түгәрәк өстәл булды.
2017 елның 20 сентябрендә Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгында идарәлек кадрлары әзерләүне оештыру буенча төбәк комиссиясе һәм Татарстан Республикасы Президенты программасын тәмамлап чыгучылар ассоциациясе катнашында түгәрәк өстәл булды.
Бүген икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов һәм Казан шәһәренә эш визиты белән килгән Фән-техника өлкәсендә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм фондының генераль директоры Иван Бортник балаларның һәм яшьләрнең инновацияле иҗатын үстерү өчен булдырылган инновацияле инфраструктура объектларында булдылар.
Португалия Республикасыннан делегация килү кысаларында Россия Федерациясе белән Португалия Республикасы арасында Икътисадый, сәнәгый һәм техник хезмәттәшлек буенча катнаш комиссиянең алтынчы пленар утырышы булып узды. Утырышта сәүдә-икътисад һәм инвестицион хезмәттәшлек, туристлык, авыл хуҗалыгы, шулай ук гражданнарны яклау, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юкка чыгару өлкәсендә багланышларда тору мәсьәләләре каралды.
2017 елның 21 сентябрендә "Киләчәккә караш" кече һәм урта эшкуарлык форумында, "Export ME" конференциясе кысаларында Татарстан Республикасы Экспортерлар клубының "Экспорт АПК: чит ил партнерлары белән аралашуда гомуми күнекмәләр" темасына утырышы булачак. Тренингны Алманиядән чакыртылган экспертлар үткәрәчәк.
Бүген Татарстан белән Португалия арасында үзара сәүдә күләмнәренең тотрыклы үсеше күзәтелә. 2017 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча товар әйләнеше үткән елның шушы чорына карата бер ярым тапкыр арткан. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Португалиянең Икътисад министры Мануэл Калдейра Кабрал белән очрашуда хәбәр итте.
.
2017 елның 21 һәм 22 сентябрь көннәрендә ел саен уза торган "Киләчәккә караш" бизнес-форумы Казанда Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән кече һәм урта бизнес хуҗаларын җыячак.
22 сентябрьдә Казанда "Киләчәккә караш" форумы кысаларында "Эшкуарлык фабрикасыннан уңышлы бизнес буенча 77 лайфхак" мастер-классы узачак. Мастер-класста катнашучыларның уңышлы эшкуарлар белән шәхсән танышу һәм табышлы бизнес алып бару буенча аларның серләрен белү мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгында 27 сентябрьгә кадәр социаль әһәмиятле булган проектларны тормышка ашыручы коммерциягә карамаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү буенча конкурска заявкалар кабул итү дәвам итә.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 18 сентябрендәге 1985-р номерлы боерыгы белән Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасына "Россия Федерациясе Салым кодексының 284 статьясына үзгәрешләр кертү турында" Федераль закон проекты кертелде. Салым кодексының 284 статьясының гамәлдәге редакциясендә оешмаларның табышына федераль бюджетка күчерелергә тиешле салым ставкасы 2017 елның 1 гыйнварыннан башлап 2020 елның 31 декабренә кадәрге чорга 3% күләмендә билгеләнгән. Закон проектында махсус икътисад зоналарындагы аерым резидентлар өчен оешмаларның табышына салым ставкасын федераль бюджетка күчерелә торган өлешендә 2% дәрәҗәсендә саклап калу тәкъдим ителә.